Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәйнәгәндә яңак сөяге шатыр-шотыр килү куркынычмы?

Ризык чәйнәгәндә, сөйләшкәндә, авыз ачып иснәгәндә шартлаган тавыш чыкканы булса, табибка барырга кирәк.

news_top_970_100
Чәйнәгәндә яңак сөяге шатыр-шотыр килү куркынычмы?
https://pixabay.com

Яңак сөяге шатыр-шотыр килү организмда зур проблема булуын кисәтергә мөмкин. Бу турыда майл.ру хәбәр итте.

Яңак сөяге хәрәкәтләнгәндә — иснәгәндә, җырлаганда — теләсә кайсы очракта чит тавыш чыкса, бу нормаль түгел. Бу яңак сөяге чыккан, шешкән булуын аңлатырга, баш авыртуын, артроз, невроз булуын кисәтергә мөмкин.

Чәйнәгәндә яңак сөяге шартласа, тешкә пломба яки протез дөрес куелмаган, стоматолог тагын башка хата ясаган булуы да бар.

Шулай ук баш яки теш казналыгы имгәнүе, бруксизм (төнлә теш шытырдату) авыруы, тештә кариес, тешләү дөрес формалашмаган булуы да мөмкин.

Кайчакта яңак сөяге шартлап, авыз ачылып калуы да ихтимал. Буыннар хәрәкәтләнми башлый, кеше авызын яба алмый. Теш казналыгын урынына урнаштыру бик авыртулы процесс. Авызны тиз генә яптырып булмаганда, лайлалы тышча кибеп зыян килүе бар.

Яңак сөяге шартлаганын ишетсәгез, кичекмәстән стоматологка барыгыз. Әгәр проблеманы ул хәл итә алмаса, нинди табибка барасын әйтеп җибәрер, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100