news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәйгә салу өчен карлыган яфрагы белән җиләк кайнатмасын үзенчәлекле киптерү ысулы

Туңдыргычта саклыйсы булгач шикәр комын аз салырга була.

news_top
Чәйгә салу өчен карлыган яфрагы белән җиләк кайнатмасын үзенчәлекле киптерү ысулы
Зөлфия Идрисова

Казанда яшәүче бишенче разрядлы кондитер-технолог Зөлфия Идрисовадан чәйгә салу өчен үзенчәлекле тәмләткеч ясау ысулын тәкъдим итәбез.

Карлыган яфракларын юарга һәм подноска, зур тәлинкәгә яки башка савытка тезеп чыгарга.

1 кг виктория җиләгенә 300 грамм шикәр комы салырга һәм блендер белән вакларга. Аннары берәр аш кашыгы яфраклар өстенә салырга.

7-10 көн күләгәдә киптерергә. Аннары банкага тутырып яки туңдыргычта сакларга.

Кышын бик тәмле булачак! Чәйгә салгач карлыган яфрагы һәм җиләк тәме дә киләчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар