news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек баланың борынында таркала башлаган батарейка тапканнар

Төмән табибы баланы коткарып калган.

news_top
Өч яшьлек баланың борынында таркала башлаган батарейка тапканнар
Төмән өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты

Төмән өлкәсенең Ишим шәһәрендә узган ялларда 4 нче номерлы өлкә хастаханәсенә өч яшьлек малайны алып киләләр. Баланың борыныннан канлы сыеклык агып тора. Табиблар баланың борынында батарейка булуын ачыклый. Батарейка инде бозылып, таркала башлаган була. Бу турыда Төмән өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты хәбәр итте.

Хастаханәнең отоларинголог-табибы Александр Гартунг сүзләренчә, борынның лайлы тышчасына тиеп торган батарейка эченнән актив химик матдәләр бүленеп чыга башлаган. Алар лайлалы тышчаны ялкынсындыра һәм канлы бүлентек саркып тора башлый.

«Батарейка — организмның теләсә-кайсы өлеше өчен травма ясый торган чит предметларның берсе. Бу аның эчендәге электролит — селте яки кислота — зыяны белән бәйле. Миңа батарейка йоткан баланы двәаларга туры килде. Батарейка баланың үңәченең бер өлешен яралаган иде. Бу баланы дәвалау өчен торкаль хирурглар берничә тапкыр операция ясады», — дип сөйли Гартунг.

Борынында батарейка табылган бала очрагы бәхетле тәмамланган. Табиб батарейканы биш минут эчендә чыгарган, малай үзен яхшы хис итә. Бәхеткә, аның әти-әнисе вакытында табибларга мөрәҗәгать иткән, батарейканың химик матдәсе борынга зур зыян китерергә өлгермәгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар