Өч яшьлек балалары кер машинасында үлгән өчен ата-анага карата җинаять эше ачылды
Өч яшьлек балалары кер машинасында үлгән өчен ата-анага карата җинаять эше ачылды
Ямал-Ненец автономияле округында өч яшьлек бала кер юу машинасында һәлак булган. Хәзер бу сабыйның ата-анасына карата җинаять эше ачылды. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Өч яшьлек малай төнлә ванна бүлмәсенә бара һәм кер машинасына кереп утыра. Бу вакытта баланың ата-анасы өйдә була, әмма алар бу вакытта йоклый.
Ата-анасы сүзләренчә, алар баланың мәетен кер машинасы барабанында табып алган. Урынга килгән ашыгыч ярдәм табиблары баланың үлемен раслаган.
Экспертиза баланың тончыгып үлгәнен ачыклый.
Ямал-Ненец автономияле округы буенча Тикшерү комитеты ата-ана баланы карамаган дип исәпли. Аларга карата җинаять эше ачылган, диелгән әлеге хәбәрдә.
9 декабрьдә Камчатка өлкәсендә 9 яшьлек бала кер юу машинасында үлгән булган. Бу бала машина барабанына кереп качкан, ишек ныклап ябылган, дип фаразлыйлар. Бу вакытта баланың анасы эштә, атасы командировкада була.