Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек бала сосискадан агуланып үлгән

Сау-сәламәт бала кичке аштан соң үзен начар хис итә башлый.

news_top_970_100
Өч яшьлек бала сосискадан агуланып үлгән

Бүген Тула өлкәсе Шварцовский бистәсендә өч яшьлек бала вафат булган, дип хәбәр итә «Первый Тульский» телеканалы.

Сау-сәламәт бала кичә кичке аштан соң үзен начар хис итә башлый. Бераздан аның абыйсы да, әнисе дә агулану билгеләре тоя. Ашыгыч ярдәм чакыралар, барысын да өлкә үзәгенә алып китәләр. Әмма бала ашыгыч ярдәмдә килеш үк үлә.

Үлем сәбәбе сосискалардан агулану дип фаразлыйлар. Тикшерү комитетының төп версиясе шул. Кибеттән бу маркадагы сосискаларны җыеп алганнар. Экспертиза уздырыла, товар озак ятканмы, әллә инде аларны әзерләгәндә берәр нәрсә кушканнармы икәнен ачыклыйлар.

Гаеп товарны җитештерүчедә дип табылса, гаеплеләр алты елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Хәзерге вакытта гаиләдәге икенче малайның хәле канәгатьләнерлек дип хәбәр итә телеканал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100