news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек бала паркта табылган наркотик ашап агуланган

Өч яшьлек бала паркта табылган наркотик ашап агуланган

news_top
Өч яшьлек бала паркта табылган наркотик ашап агуланган
Испаниянең Ибица курортында 3 яшьлек кыз наркотик белән агуланган. Бала Кан Миссес хастаханәсенә 18 июль көнне китерелгән. Табиблар аның канында наркотик матдә тапкан. Шул ук көнне табиблар баланы Сон Эспас госпиталенә вертолетта китергәннәр. 

Зыян күргән баланың Россия гражданкасы булуы билгеле.

Илнең гражданлык гвардиясе хәлне ачыклый башлаган. Белгечләр бала наркотиклы таблетканы очраклы рәвештә йоткан дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Бала таблетканы паркта йөргәндә тапкан булуы ихтимал. Наркотик, мөгаен, матур кәгазьгә төрелгән булгандыр, шуңа бала аңа кызыккан, дип фаразлый белгечләр.

Испаниядә наркотикларга каршы көрәш үзенең йомшаклыгы белән аерылып тора. Бу илдә бик куркыныч наркотиклар таратучыларга карата гына җинаять эше ачыла. Башка төрле наркотикларны таратучылар нибары штрафка тартыла, ә куллану бары тик җәмәгатьчелек урыннарында гына тыелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар