Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч яшьлек бала кайнар сулы кәстрүлгә сикереп төшкән һәм үлгән

Бурятиядә өч яшьлек малай кап-кайнар сулы кәстрүлгә төшеп, пешеп үлгән, дип хәбәр итте ТАСС.

news_top_970_100
Өч яшьлек бала кайнар сулы кәстрүлгә сикереп төшкән һәм үлгән

Тикшерүчеләр ачыклаганча, гаилә шәхси йортта яшәгән. Коммуналь хезмәтләр йортны кайнар су белән тәэмин итүне өзгән булган. 

33 яшьлек хатын кич белән баласын юындыру өчен, кәстрүлдә су кайнаткан һәм ваннага куйган. 

Әнисе чыгып киткән арада, бүлмәгә өч яшьлек бала йөгереп кергән. Бала ванна кырыена басып, суга сикергән. 

Пешеп беткән баласын судан тартып алган ана, сабыен каз мае белән майлаган, температура төшерә торган дару эчерткән. Ләкин иртәнгә бала җан биргән, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100