Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч яшькә кадәр баланы уеннар, мультиклар һәм гаджетларга ни өчен якын җибәрергә ярамый?

Компьютер һәм интернет бәйлелеге бүгенге көндә рәсми рәвештә психик тайпылыш булып кабул ителә. Әлеге авыруга еш кына яшь буын, бигрәк тә яшүсмерләр бирешә.

news_top_970_100
Өч яшькә кадәр баланы уеннар, мультиклар һәм гаджетларга ни өчен якын җибәрергә ярамый?

Балагызның бәйлелеген ничек аңларга? Балагызга “Вконтакте”да шәхси сәхифәсе кирәкме? Һәм балага YouTube канал ни өчен кирәк? “Татар-информ” хәбәрчесе әлеге сорауларга җавап эзләп психологка мөрәҗәгать итте.

Нина Волкова (исеме үзгәртеп бирелде) быел Республика клиник психиатрия хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать иткән. Сәбәбе: улының һәрвакыт телефон уеннарында уйнарга теләве. Бер уйлаганда, гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк кебек. XXI гасыр балалары гаджетларда утыра, мәктәптә тәнәфес вакытында да, өйдә дә уйныйлар.

Ләкин балада вакытны болай уздырудан компьютерга һәм интернетка бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Өстәвенә, әлеге тайпылышлар формалаша башлаганда әти-әниләр еш кына куркыныч тудыручы билгеләрне сизмиләр.

“Барысы да гади генә иде: улым, мәслән ЛЕГО уенчыкларына караганда (ә конструкторларны ул ярата) телефонда уйнауны хуп күрде. Соңыннан укуына да зыян килә башлады. Компьютер янына беренче тапкыр аны 5 яшендә якын җибәрдек, хәзер моның өчен үземне битәрлим. Өченче сыйныфка хәтле улымда кнопкалы, гади телефон булды. Уку елы азагында аңа смартфон бүләк иттек. Һәм безнең улыбыз класслары белән уйный башлады. Әле ул уеннарда акча кертергә кирәк”, - дип сөйли Нина.

12 яшьлек малайның сыйныфташлары арасында бу уен бик популяр, ди ул. Волковларга улларының телефонын алырга туры килгән, шуннан соң алар психологка мөрәҗәгать иткәннәр.

“Без консультациягә бергә бардык. Безнең, Аллага шөкер, бәйлелек түгел, әмма формалашу стадиясендә. Коррекция стратегиясен инде билгеләдек, хәзер үзенең психолог белән аралашуын телим”, - дип бүлеште Нина Волкова.

Формалашу стадиясе – бу бәйлелекнең башы, псхилоглар сүзләренә караганда, бу еш очрый.

“Компьютер һәм гаджетлар буенча проблемалар белән миңа нәкъ менә кече һәм зур яшүсмерләр мөрәҗәгать итә. Һәм әти-әниләр балаларының укуында, тәртибендә проблемалар белән очрашкач мөрәҗәгать итәләр. Кемдер урлаша, ягъни бала комарлы уеннар белән кызыксына һәм әти-әнисенең акчасын урлый башлый. Комарлы уеннар, гадәттә, олы яшьтәге яшүсмерләрдә күзәтелә. Ә кече яшьтәгеләрнең – компьютерга һәм телефонга бәйлелек”, - дип сөйләде академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең балалар психологлары бүлеге мөдире Оксана Макарова.

Психологлар фаразы буенча, бөтен дөньяда балаларның компьютерга һәм интернетка бәйлелеге үсәчәк кенә. Монда күпмедер дәрәҗәдә мәктәпләр дә гаепле, алар заманча һәм уңайлы электрон әсбапларга күчә, дип саный психолог, һәм өлешчә – киберспорт үсеше. Әлбәттә, әти-әниләр, алар үз балаларын контрольгә алмыйча, аларга гаджетларда утырырга рөхсәт бирә.

“Ата-аналар барлыкка килгән проблемаларны күрмиләр, психологка мөрәҗәгать итмиләр. Алар баласы интернетка кергәнен һәм социаль челтәрләрдә “югалганын” күргәч тә мөрәҗәгать итмиләр. Алар өчен әлеге хәл формалашкан бәйлелек барлыкка килгәч, бала сәгатьләр буе компьютерда яки телефонда утыра башлагач кына проблемага әйләнә. Мәсәлән, бала дәресләрен калдыра башлый. Уйныйсы килү теләге аркасында дәрес әзерләүне, тренировкаларга йөрүне калдырса, димәк, проблема башланган”, -дип сөйли Оксана Макарова.

Кем бәйле була ала?

Тикшерү версияләренең берсе буенча, куркыныч тудыручы ике группа бар, ягъни, беренче чиратта компьютерга бәйле кешеләр. Беренчедән, үзәк нерв системасының функциональ кимчелеге, ягъни, игътибарны туплауда тайпылышлары булган балалар. Икенчедән, гиперактив һәм игътибарлылык дефициты синдромы булган балалар. Өченчедән, эмоциональ-ихтыяри көйләнештә тайпылышлары булганнар.

“Шулай ук әлеге төркемгә аралашуда авырлыклары булган балалар, оялчан, үз эчендә бикләнгән, дуслары аз булганнар керә. Алар, кагыйдә буларак, йомшак күңелле һәм үз-үзләренә ышанычлары юк. Моннан тыш, демонстратив яшүсмерләр төркеме дә бар, аларга һәрвакыт игътибар кирәк, шул ук вакытта үз-үзләренә ышанычлары юк. Алар һәрвакыт социаль челтәрләрдә үзләренең поклонникларыннан торган зур төркемнәр булдыралар, чиксез күп селфи кертәләр, челтәрләрдә күп аралашалар”, - дип аңлатты психолог.

Табиблар сүзләренчә, балаларга уен яки интернет челтәрендә булу режимын төгәл билгеләргә яки чикләргә кирәк. Ләкин әлеге чикләүләр балада бәйлелек барлыкка килүдән коткармый. Беренче чиратта, ата-аналарга яки психологларга баланың яшенә карап, төп ихтыяҗны ачыкларга кирәк. Балалар өчен бушлыкны компенсацияләү мөһим, ул компьютер яки телефон булмаганнан барлыкка килә.

“Бүген һәрбер балада бәйлелек туарга мөмкин, моның өчен аның үзен генә калдырырга яки гаджетларда уздырган вакытын контрольдә тотуны туктатырга кирәк”, - дип өстәде белгеч.


“Әни, мин YouTube үз каналымны булдырырга телим”

Бүген күп кенә балалар әти-әниләреннән видеоканал булдыруны таләп итә, ә кайберләре үзләре, ата-аналарына әйтмичә генә ача. Эш шунда, чын тормышта үз-үзләрен тапмаган балалар өчен, YouTube-канал – моны эшләү өчен куркыныч булмаган урын булып тоела.

Психологлар сүзләре буенча, үз видеоблогын булдыру теләге – балага игътибар җитмәүне ачыктан-ачык күрсәтә.

“Нәрседер булдырып аны күрсәтү, өлешчә куркынычсыз. Ләкин, монда да чиктән ашкан күренешләр дә һәм норма күренешләре дә бар. Мәсәлән, челтәрдәге журналистика – блогерлык. Бу инде тормыш чынбарлыгы”, - дип билгеләп үтте Оксана Макарова.

Челтәрдәге журналистика – олы буын күренеше. Бала өчен блог – бәйлелекне үз кулларның белән барлыкка китерү кебек. Интернет һәм компьютер бәйлегенен наркотик бәйлелеге белән чагыштырырга була, ләкин акылында булган ата-ана үз баласын наркотикларга махсус утыртырга теләмәс иде.

“Әти-әни буларак үз хәлеңне ничек җиңеләйтергә? Бала кулына берәр нинди гаджет тоттырып, бераз булса да буш вакыт табаргамы. Өч яшькә кадәрле балаларны уеннар һәм мультикларга гына түгел, гомумән гаджетларга якын җибәрергә ярамый. Психолог буларак мин моны тупас тәртип бозу дип саныйм. Әйе, өч яшьтән кечерәк балага гаджетлар бирү, компьютер уеннары уйнату, контрольсез рәвештә мультфильмнар карарга мөмкинлек бирү тыела. Мөгаен, игътибар иткәнегез бардыр, әти-әниләр кечкенә балалары белән җәмәгать урыннарында булганда, әйтик хастаханәдә чират көтеп торганда, сабыйның кулына планшет яки смартфон тоттырып куялар. Шуннан бала тынычланып кала”, - дип сөйләде пихолог.

Нәни бала тормышны сенсор каналлары аша танып белә: кагыла, татып карый, исни. Ә шул ук вакытта планшет дөньясы – ул яссы һәм чынбарлыкка туры килми.

“Нәрсәгә ирешәбез? Нәтиҗәдә - бәйлелеге булган яшүсмер тәрбиялибез. Урта яшьтәге мәктәп балаларына карагыз, әйтик, берәр туган көн бәйрәм иткәндә. Алар һәрберсе үз телефоны белән утыра, аларны уйлап чыгарылган персонажлар белән түгел, ә бер-берсе белән аралаштыру өчен ниндидер уенга җәлеп итү сирәк килеп чыга. Менә сезгә гаджетлар”, - дип сөйли белгеч.

Бәйлелеге булган бала белән нишләргә?

Иң башта тыюлар балага йогынты ясауның нәтиҗәле алымы булмаганын аңларга кирәк. Бәйлелектән яки артык мавыкканлыктан котылу өчен, ата-аналарга баларына гаджетларның иң кадерле, кыйммәтле нәрсә түгел икәнен исбатларга кирәк. Бәйлелек формалашкан вакытта бала компьютер, планшет яки телефонны үз тормышындагы бик мөһим нәрсә кебек кабул итә. 

Әйтик, баланың тормышыннан компьютерны алдык, ди. Буш урынны нәрсә белән дә булса алмаштырырга һәм баланың төп ихтыяҗын тулыландырырга кирәк. Ләкин башта бу төп ихтыяҗны ачкыларга кирәк: ни өчен ул чынбарлыктан виртуаль дөньяга керергә омтыла. Бәйлелек формалашу чорында психологка мөрәҗәгать иткән ата-аналар - бу инде зур плюс булып тора. Минемчә, психологик коррекция, психологка йөрү әлеге проблеманы чишәргә ярдәм итә", - дип сөйләде Оксана Макарова. 

Психологка кайчан барырга?

Бала урамда йөрүгә яки гадәти уеннарга караганда компьютер, телефон, планшетны өстен күрә икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Баланың, элек яраткан шөгылен калдырып, компьютерда уйнау теләге булса, бу да ата-аналарга борчылу өчен сәбәп булырга тиеш. 

"Мәсәлән, шул ук тренировкалар яки танышларына, күңел ачу чараларына барудан баш тарту. Ягъни, баланың компьютерда уйнау мөмкинлеге булган җирдә калырга теләве. Ата-аналарның баласының гаджетларга торган саен ешрак керергә омтылуын күрүе. Әйтик, мәсәлән, гаилә бергә һәм бер-берсе белән аралаша, ә бала шул вакытта виртуаль дөньяга игътибарын юнәлтә. Әгәр аны дәрес әзерләргә калдырып, күпмедер вакыттан аның дәресләрен карамавы, ә интернетта яки уеннарда утырганы ачыклана", - дип йомгаклады психолог. 

Аның сүзләренчә, баланы компьютердан аерып булмый, гаджетлар булмаганда, истерика, ызгы-талаш китереп чыгара икән, бу балада бәйлелек.  

“XXI гасырның виртуаль эпидемиясеннән” ничек котылырга соң?”

Белгечләр фикеренчә, баланың тормыш рәвешен һәм вакытын контрольдә тотуны онытырга ярамый.

Кечкенә балалар һәм яшүсмерләр вакытны чамалый, аны тиешенчә бүлә алмыйлар, шуңа күрә дә гаджетларга карата бик нәзберек.

“Әгәр сез балагыз өчен челтәрдә утыру яки компьютер уеннары вакытын билгеләгәнсез икән, бу кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк. Йомшаклык күрсәтергә, уен вакытын озынайтырга һәм тиешле булмаган вакытта уйнатырга ярамый. Баланы уен вакыты беткәнен, мәсәлән, биш минут калды дип кисәтергә кирәк. Шушы биш минуттан соң балагызның уйнап бетергәнен контрольдә тотарга тиешсез. Компьютерны тыю, бала өчен баллы ризыкны чикләү белән бертигез булырга тиеш. Мәсәлән, диатез яки аллергияле бала өчен баллы ризык куллануны тыю, барлык ата-аналар өчен дә аңлаешлы. Бар кеше дә балаларының компьютер һәм интернет-күңел-ачуларына җитди карамый”, - диде психолог.

Баланы компьютер яки телефоннан аеру шулай ук проблеманы чишү юлы түгел. Психологлар сүзләре буенча, мондый җәза биреп, ата-аналар үзләре балалары күз алдында гаджетларның кыйммәтен арттыра гына.

Әгәр компьютерда уйнауны тыйгансыз икән, бу вакытны башка нәрсә белән алыштытырга кирәк. Ягъни, бала гаджетларда уздырган вакытын файдалы һәм кызыклы итеп кулланырга кирәк. Мәсәлән, гаилә белән өстәл уеннары уйнау. Бала вакытның бушлыгын сизәргә, үзен ниндидер мөһим әйбердән мәхрүм иткәннәрен тоярга тиеш түгел”, - дип аңлатты Оксана Макарова.

Һәм иң мөһиме, балага мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә кирәк. Ата-аналар файдалы да, шулай ук гади, күңел ачу өчен уртак шөгыльләр уйлап табарга тиеш.

“Моннан тыш, әгәр балагыз, аерылып торырга, интернет челтәрендә популяр булырга тели икән – бу үз-үзен ким итеп тою комплексы. Бу очракта әти-әнинең төп бурычы – үз баласына аның үзенчәлекле икәнен исбатлау, ниндидер талантын табу мөһим. Һәркемнең таланты бар. Бию булсынмы, чигү, спорт яки пластилиннан әвәләү. Иң мөһиме – таланты ачу”, - дип киңәш бирде белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100