Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үңәч яман шешен нинди сәбәпләр китереп чыгара?

Алкоголь һәм тәмәкедән тыш, ризыклар да яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.

news_top_970_100
Үңәч яман шешен нинди сәбәпләр китереп чыгара?
https://pixabay.com

Табиб-онколог үңәчтә яман шеш килеп чыгу сәбәпләрен атаган. Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ул нинди ризыклар һәм эчемлекләрдән баш тарту яман шешнең иң агрессив төрләренең берсе булган — үңәч яман шеше килеп чыгуны минимумга кадәр киметүен аңлатты.

Бик югары температурага кадәр җылытылган ризыклар куллану үңәчтә яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Кайнар температура лайлалы тышчага еш тигән саен, ул еш регенерацияләп, ягъни яңарып тора. Күзәнәкләр ешрак яңарган саен, аларның берәрсендә мутация килеп чыгу, онкология процессы башлану ихтималы да арта. 

Шулай да үңәч яман шеше күпчелек очракта сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган кешеләрдә була. Алкоголь, тәмәке куллану, дөрес булмаган туклану режимы онкология китереп чыгара. Шулай ук генетик яктан килгән билгеләр дә яман шешкә сәбәпче булырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100