Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәй янына татлы рулет

Концертлар алып баручы Зәмирә Рәҗәповадан "Татлы рулет" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Чәй янына татлы рулет
Рулет өчен: 4 стакан сөт, 2 аш кашыгы эретелгән атланмай, 3 йомырка, 2/3 шикәр комы, 1 стакан он, 4 бал кашыгы крахмал, 5 грамм  көпшәкләндергеч.

Эш тәртибе: сөт белән атланмайны сүрән утта тотарга, әмма кайнатып чыгармаска кирәк. Бүлмә температурасында суынырга калдырырга. 3 йомырка белән 2/3 стакан шикәр комын миксер белән күбекләнгәнче болгатырга.

Он, крахмал, көпшәкләндергечне иләккә бергә салырга һәм иләргә.

Алдан ясаган ике катнашманы бергә кушарга, миксер белән болгатырга. Аннары он салып, төрләре калмасын өчен кашык белән яхшылап болгатырга.

Мичне 190 градуска кадәр кыздырырга.

Квадратлы табага пергамент куярга, шунда камырны салып җәяргә һәм мичкә озатырга. Бары тик 6-7 минут тотарга. Озак тотарга ярамый, юкса, рулет итеп төреп булмаячак.

Мичтән алырга, крем яки джем ягарга да рулет итеп төрергә. Өстен төрле чикләвекләр, шоколад, шикәр оны белән бизәргә мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100