news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәй янына тәмле сочниклар рецепты

Аш-су блогеры Гөлчәчәк Кәримуллинадан сочник рецептын тәкъдим итәбез. 

news_top
Чәй янына тәмле сочниклар рецепты
Сочник камыры өчен: 2 стакан он (300-350 гр), 0,5 стакан шикәр комы, 1 йомырка,5 аш кашыгы каймак (20 процентлы), бүлмә температурасында йомшарган сыер мае (50 гр), 0,5 чәй калагы чәй содасы.

Эчлек өчен: 200 гр эремчек,1 йомырка агы, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1, 5 аш кашыгы он,1 гр ванилин .



Эш барышыйомырканы шикәр комы белән азрак күпертәсе. Каймак, йомшарган сыер маен кушып болгатасы. Янына калган ингридиентларны салып, йомшак кына камыр басасы.

Эремчекне яхшылап изәбез һәм йомырка белән шикәр комы кушабыз. Он, ванилин өстибез.

Әзер камырны 0,5 см калынлыкта җәябез һәм диаметры 10 см булган түгәрәк итеп кисәбез. Түгәрәкнең бер ягына эремчек салып чыгабыз да, икенче ягын каплап куябыз. Камырның кырыйларын тоташтырырга кирәкми.

Әзер сочникны майлаган табага тезәбез һәм йомырка сарысы белән майлыйбыз. Сочник 180 градус кызулыкта 20-30 минут пешә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар