Чәй янына тәмле камыр ризыгы
Камыр өчен 1 стакан сөт, 200 гр “Хозяюшка” маргарины ,1 аш кашыгы коры чүпрә ,1 йомырка,1 стакан җылы су, тоз, шикәр комы,1 пачка ванилин салып камыр басарга һәм кабарырга куярга.
Эчлек өчен: мәк өстенә сөт салып утка куярга, сөтне йотып бетергәч сүндерергә.
Бик юка булмаган җәймә җәяргә, яртысына мәк җәяргә, шикәр комы сибәргә, җәймәнең калган яртысы белән ябарга, тар тасмалар кисеп урарга һәм түгәрәк итеп төреп булочка формасына китерергә.
Майланган табага араларын күбрәк калдырып тезәргә.