Чәй янына “тәмле боҗра" (рецепт)
Балаларның каникулда чаклары, әби-бабайда кунакта вакыт. Тәския Вәгыйзовадан оныкларын сыйлар өчен пешергән “Тәмле боҗра” рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен 200 грамм маргарин, 2 йомырка, ярты стакан кефир һәм ярты стакан каймак, бераз тоз, корица һәм ванилин, 1 чәй калагы аш серкәсе сүндерелгән сода кирәк булачак. Тотып ашарлык бәләкәй боҗралар ясарга һәм табаны майлап боҗраларны тезәргә, йомырканы туглап, боҗралар өстенә яхшылап сөртеп чыгарга, шулай эшләгәндә вакланган арахис коелмый. Мичтә әзер булганчы тотарга.
“Ясагыз җимешләрем, чәйләрегез тәмле булсын”, - дигән Тәския ханым.