Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәй янына мини кырмыскалык (рецепт)

Питрәч районы Татар Тау Илендә яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан мини-кырмыскалык торты рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Чәй янына мини кырмыскалык (рецепт)
1 пачка атланмайны эретергә куярга,эреп беткәндә 3 аш кашыгы шикәр комы салырга, әкрен генә болгата-болгата шикәр комын эретеп бетерергә. Бу катнашма суынуга, өстенә 3 аш кашыгы кибет каймагы салырга. Аннары онга 2 бал кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) өстәп каты итеп камыр басарга. Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатырга. 1-2 сәгать ял иткәч, иттарткыч яки кыргыч аша чыгарып, камырны табага тезәргә.
Алдан кабызылган мичтә 15-20 минут чамасы (кызара башлаганчы) пешереп аларга.
Крем өчен: бер банка кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка), 1 пачкадан чак кына азрак йомшарган атланмай салып тугларга.
Аннары вакланган печеньеләрне крем белән бутап, тыгызламыйча гына шарлар ясарга. Кремы күбрәк булса тәмлерәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100