news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәй янына эремчекле синнабон рецепты

Синнабон тәмле, йомшак ризык. Эчлекләрен төрлечә ясарга була. Мин эремчекле эчлек һәм каймаклы крем сайладым.

news_top
Чәй янына эремчекле синнабон рецепты
Гөлүзә Василова

Синнабонның камыры өчен: 350 г он, 5 г коры чүпрә, 100 г сөт, 50 г шикәр комы, 50 г маргарин (атланмай, үсемлек мае), 70 г каймак, 3,5 г тоз.

Эчлек өчен: 500 г эремчек, 1 йомырка, 100 г шикәр комы.

Крем: 200 г кибет каймагы, 1 -2 аш кашыгы шикәр комы.

Камыр басарга һәм җылыга кабартырга куярга. Кабарып менгәч баскалап янә кабартырга. Аннары камырны җәяргә һәм өстенә эчлекне ягарга, рулет итеп төрергә. Рулетны кисәкләргә бүлеп чыгарга һәм майланган табага ара калдырып тезәргә. Табада килеш бер-берсенә кушылганчы кабартырга. Аннары духовкага куярга.

Синнабонны духовкадан алып, кайнар килеш өстенә кремны мулдан агызырга. Кремга бер йомырка да өстәргә мөмкин, ул вакытта синнабоннарны сүндерелгән, әмма кайнар духовкага 10 минутка куярга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар