Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәй янына бананлы татлы торт

Ял көнендә тиз генә пешереп алу өчен бик җиңел әзерләнә торган торт тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Чәй янына бананлы татлы торт

Камыр өчен: 5 аш кашыгы кефир, 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 кап ванилин, 0,5 кап көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 аш кашыгы какао, 1 стакан он. 

Какаодан кала, барлык ингриедентларны яхшылап болгатырга, майланган табага ак камырның 1/3 өлешен агызырга, ә калган камырга какао кушып болгатырга һәм ак камыр уртасына салырга. Какаолы камыр яратучылар аны камырның күбрәк өлешенә дә сала ала.  Камыр пешкәч, суытырга, аннары ике тигез кисәккә бүләргә. Коржларның биегрек булуын теләсәгез, камырны ике порциягә ясарга кирәк.

Крем өчен: 1 стакан кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы.

Кремны шикәр комы эрегәнче болгатырга, ике коржга да яхшылап ягарга, какаолы өлешкә вакланган әстерхан чикләвеге сибәргә, ә коржның ак кырыйларына өлгергән бананны юка итеп  турап тезәргә.

Коржларны бер-берсе өстенә капларга, өстенә кремны сеңеп бетәрлек итеп кенә сыларга һәм теләгәнчә бизәргә мөмкин. Ә мин бик гади иттем, ике солы печеньесын һәм әстерхан чикләвеген уклау белән издем дә өстенә сиптем һәм 1 сәгатькә суыткычка куйдым.

Тортның кремы сыек булгач коржларны сусыл итә, банан тәме һәм өстенә сибелгән солы печеньесы үзгә тәм бирәчәк.

Чәй янына “тәмлүшкә” әзер, якыннарыгызны дәшеп, сыйлыйсы гына кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100