news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәй пешерә торган чәйнек сайлау өчен өч киңәш

Чәйнекнең үлчәмен гаиләдә чәй яратучылар санына карап сайлау хәерле.

news_top
Чәй пешерә торган чәйнек сайлау өчен өч киңәш

Чәй пешерә торган чәйнек сайлаганда өч гади кагыйдәне истә тоту хәерле.

Беренчедән — чәйнек эчендәге тишеккә игътибар итегез. Әгәр ул бер зур тишемнән гыйбарәт булса, чәй чүбе тыгылып калачак. Чәйнек борынына чәй яфраклары тула һәм сыеклыкны агызып булмый. Шуңа күрә чәйнек борынына бара торган тишемдә аерым вак тишекләр булу хәерле.

Икенчедән — чәйнек капкачында махсус чыгынты булсын. Юкса капкач төшеп китеп интектерер. Махсус чыгынты исә капкачны тотып тора. Чәйнекне авыштырганда, капкачы төшеп китмәс.

Өченчедән — чәйнекнең үлчәменә игътибар итегез. Гаиләдә чәй яратучылар санына карап, сайлагыз. Артык зур чәйнектә пешергән чәй, суынгач тәмле булмас. Чәйне пешергәч, эчеп бетерү хәерле. Артык зур чәйнекне кулда тотып тору да җиңел булмас. Авырлыгын кулыгызның көченә карап бәяләгез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар