news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәй эчеп утырган Гүзәл Уразовага – “Мескен йолдызлар, антрифризга күчкәннәр”

Чәй эчеп утырган Гүзәл Уразовага – “Мескен йолдызлар, антрифризга күчкәннәр”

news_top
Чәй эчеп утырган Гүзәл Уразовага – “Мескен йолдызлар, антрифризга күчкәннәр”
Татар эстрадасының танылган җырчылары Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова яшел чәй эчеп утыруларын видеога төшергән. Тик чәйләре генә шикле яшел төстә. 

Инстачылар “безнең дә шундый чәй эчеп карыйсы килә, кайда эчеп була”, “төсе матур, чәе дә тәмледер” дип кызыксына. 

Башкалар исә җырчылар өчен борчыла:

“Карап эчегез, гастрольләрегез бәдрәфтә уза күрмәсен”; 

“Башка китәме?”; 

“Тосол, зеленка, антифриз эчәсезме соң?”; 

“Антифризга охшаган, минем машинада шундый төсле, бөкесен ачсаң, шулай ук җылы пары чыга"; 

“Эчәргә башка нәрсә юкмы? Мескен йолдызлар, антрифризга күчкәннәр”; 

“Сез исәнме? Бигрәк шикле чәй бу”, - дигән комментарийлар калдырганнар. 

Гүзәл Уразова инстадуслары комментарийларына җавап та язган: “Әлегә исән, концертка әзерләнәбез. Җиләк-җимеш чәенә заказ биргән идек, менә шундый була икән ул”.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар