news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәй эчәргә дә, пирог эченә салырга да ярый торган алма повидлосы рецепты

Алма повидлосы ясар өчен теләсә нинди сортны алырга була.

news_top
Чәй эчәргә дә, пирог эченә салырга да ярый торган алма повидлосы рецепты
https://pixabay.com

Бик тәмле повидло рецептын «Челнинские известия» сайты киңәш итте.

Зинаида Плетнева сүзләренчә, бу кайнатма белән чәй эчеп тә, пирог эченә салып та була.

«Алманың кабыгын чистартмагыз. Чиста итеп юылган алмаларны зур кисәкләргә турап, орлыкларын алып ташлап, кәстрүлгә тутырыгыз. Калын стеналы савыт алыгыз. Алма өстенә бераз су салып, капкачын каплагыз да томалап пешерегез. Алмалар йомшарганчы сүрән утта пешерегез. Пешерү вакыты алма күләменә бәйле», — ди ул.

Аннары суытыгыз да блендер белән болгатыгыз. Алма боткасын кәстрүлгә салыгыз һәм 3 кило пюрега 1,2 кило шикәр комы өстәгез.

Пюрены кайнатып чыгарыгыз. куерак итәсегез килсә, сыеклыгын озаграк кайнатыгыз. Суынгач повидло тагын да куерачак, дип искәртә Зинаида.

Кайнар повидлоны чиста банкаларга тутырыгыз. Банкаларны стерильләштермәсәгез дә була. Җылы урынга куеп, акрын гына суытыгыз, дип киңәш итә хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар