Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәй эчәргә чакырдылармы соң?» Гүзәл Уразова Рөстәм Нәбиевка сюрприз ясаган

Гүзәл Уразова Рөстәм һәм Индира Нәбиевларны гаиләләре ишәюе белән котлаган видео куйган.

news_top_970_100
«Чәй эчәргә чакырдылармы соң?» Гүзәл Уразова Рөстәм Нәбиевка сюрприз ясаган
Салават Камалетдинов

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Уфада паралимпияче, билгеле блогер, Башкорстан егете Рөстәм Нәбиев фатирына барган. Гаилә бу көнне икенче кызлары Әминәне бала табу йортыннан алып чыккан булган.

«Дуслар без Рөстәмнең өенә килдек. Сюрприз ясарга булдык. Әле ул белми. Бәләкәч кызны котлап чыгарга уйладык. Сюрприз ясаудан да зур сюрприз юк инде ул», ди җырчы.

Җырчы гаилә фатирга көтелгән кунакларга ияреп килә. Рөстәм кунакларны каршы алгач, телефонына төшерә дә башлый.

«Сезнең өчен генә түгел безнең өчен дә зур шатлык. Без барысын да күзәттек, сезнең белән идек», ди Гүзәл фатирга кергәч.

Җырчы Индирага зур чәчәк букеты белән бүләк тапшыра. «Кечкенә генә бүләк, зур итеп алыгыз. Кирәк була андый әйберләр», ди.

Инстачылар җырчы гаиләнең бу гамәленә соклануларын белдерә:

«Гүзәлнең кылган гамәлләре үзе кебек һәрчак гүзәл. Илдарның да шулай ук. Афәрин! Кешеләрне сөендергән өчен Ходай үзегезне сөендерсен»;

«Сокланабыз Гүзәл. Сез олы йөрәкле кеше»;

«Сез искиткеч! Бөтен җиргә өлгерәсез»;

«Сез шул хәтле игътибарлы»;

«Танылган артистларның хөрмәт итеп килүе алар өчен күңелле булгандыр»

«Илдар һәм Гүзәл бигрәк әйбәт кешеләр инде сез», — дип комментарийлар калдырган.

«Чәй эчәргә чакырдылармы соң?» — дип сорап язучы да табылган.

Бу очрашудан видеоны Рөстәм үзе дә куйган.

«Бала тудыру йортыннан чыккан көнне өйдә чәй эчеп утырабыз. Ишектә кыңгырау шалтырый. Ачсам, анда безнең дуслар, ә алар артында Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Дөресен әйткәндә, мин аптырап киттем, үз күзләремә ышанмадым. Алар безне гаилә ишәюе белән котларга килгән. Бу шулкадәр көтелмәгән хәл иде, хәтта каушап та калдым», — дип язган ул.

«Барысы өчен дә сезгә рәхмәт. Өйгә килеп котлавыгыз белән безне тагын да бәхетлерәк иттегез. Сез киткәч шатлыктан ничек сикергәнебезне күз алдына да китерә алмыйсыз», — дип рәхмәт сүзләрен җиткергән ул. Иҗади гаиләнең гади һәм кешелекле булуларына аптыравын да язган танылган блогер.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мы были в шоке? ⠀ После выписки, приехали домой. Сидим, пьём чай. Звонок в дверь. Открываю, заходят наши друзья, а за ними стоят Гузель Уразова (народная артистка РТ) и Ильдар Хакимов? ⠀ Честно говоря, я просто офигел и не поверил своим глазам. Они приехали к нам домой, чтобы поздравить с пополнением. Это было настолько неожиданно, что в первые секунды я даже растерялся? ⠀ @guzelurazova и @ihakimov - спасибо Вам огромное за такую сумасшедшую поддержку (Вы не впервые это делаете), что нашли время и заглянули к нам домой, тем самым сделав нас ещё чуточку счастливее. Вы даже не представляете, как мы прыгали от радости после того, как Вы ушли ? Не смотря на свою популярность и высокий статус, меня удивила ваша простота и человечность. Это было очень важно понять♥️

Публикация от ▪️◾️◼️RUSTAM NABIEV ◼️◾️▪️ (@rustam_nabiev92)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100