Өч телдә җырлаучы Радик Юльякшин халык санын алу вакытында үзен кем дип яздырачак?
“Мин – башкорт. Телем дә, рухым да - башкорт” диде”, җырчы.
Башкортстанның атказанган артисты, татар-башкорт эстрадасының күренекле җырчысы Радик Юльякшин үзенең милләтен әйтте.
Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде.
“Халык санын алуда мин үземне башкорт дип яздырам. Чөнки мин Башкортстанда тудым, телем – башкорт, рухым – башкорт”, - диде җырчы.
Журналистның: “Башкортча атна көннәрен саный аласыңмы?” дигән соравыннан югалып калды Радик.
Шулай да: “Укып бирә алам, болай рәттән искә төшерә алмам”, - дип котылды.