Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Өч тапкыр хиҗама ясагач, хатыным рәтләнде". Баянчы Ринат Вәлиев традицион булмаган медицина белән шөгыльләнә башлаган

Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Ринат Вәлиев бүгенге медицинаны тәнкыйтьләде һәм аны көчсез дип атады. Ул традицион булмаган медицина яхшырак дип саный. "Татар-информ" хәбәрчесенә ул ни өчен хиҗама ясау белән шөгыльләнүе турында сөйләде.

news_top_970_100
"Өч тапкыр хиҗама ясагач, хатыным рәтләнде". Баянчы Ринат Вәлиев традицион булмаган медицина белән шөгыльләнә башлаган

Хиҗама (русча - хиджама) - кан алдыру, төгәлрәк әйткәндә, начар канны чистарту. Ул тире катламын тишеп, тәндәге оешкан начар канны суыртудан гыйбарәт. Әлеге алым бик борынгы заманнарда ислам динендә булмаган халыклар арасында да, мәсәлән, Кытай медицинасында киң кулланылган. Бу хакта Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең кайбер хәдис-шәрифләрендә аның хакында телгә ала. Мәсәлән, «Иң яхшы дәвалану чараларының берсе – кан алдыру» (Бохари һәм Мөслим риваятьләреннән). Кан алдыруны икенче төрле «хиҗама» дип тә йөртәләр, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәлам аны нәкъ менә шулай атый. «Хиҗама» исә «хәҗем» сүзеннән алынган һәм ул гарәпчә «суыру» дигән мәгънәне аңлата. Бу ысул революциягә кадәр безнең халыкта да киң таралган булган.



Хиҗама ясау

- Ринат әфәнде, ни сәбәпле медицинадан күңелегез кайтты?

- Беренчедән, бүгенге көндә медицина бик кыйммәт. Икенчедән, авыруларны күп очракта антибиотиклар, кыйммәтле дарулар белән дәваларга тырышалар. Шуңа да карамастан файдасы юк. Медицина үсә дисәләр дә, әллә ни алга китеш сизелми. Күп очракта даруларга караганда халык медицинасы ярдәмендә дәвалану күпкә отышлырак булып чыга.

- Авырган вакытларда бер дә дарулар эчмисезме?

- Өйдә дарулар кулланырга тырышмыйбыз. Авыруларга каршы прививка ясатып, Мөхәммәт исемле улым үлемнән калды. Кан авыруы килеп чыккан иде анда. Үзем шушы хиҗама ысулы белән дәвалап чыктым ахыр чиктә.

- Мөхәммәтнең хәле яхшырдымы соң?

- Хәзер Аллага шөкер. Бик курыккан идек.

- Хиҗама ясау белән ничә ел шөгыльләнәсез?

- 4 еллап бар инде. Башта туганнарга, хатынга, балаларга ясадым. Хәзер теләге булган һәркемгә ясыйм. Күптән түгел хиҗама ясатыр өчен Мәскәүдән танылган онколог, уролог, медицина фәннәре докторы Павлов Андрей Юрьевич махсус килде. Бик шаккатып, канәгать булып китте. " Бөтен Европа буйлап йөрим, 7 меңгә якын операция ясап та, мондый пычрак кан күргән юк иде. Хиҗама ясаган вакытта шушындый пычрак кан чыга ала дип күз алдына да китермәгән идем. Онкология буенча авырулары булган һәркемгә иң беренче хиҗама ясатып карарга тәкъдим итәр идем", - диде.

- Хиҗама ясар өчен махсус белем алу кирәкме?

- Әлбәттә, кирәк. Ләкин белем белән генә дә түгел, кул килү дә кирәк. Бер бик яхшы табиб танышым бар. Катлаулы операцияләр ясый торган кеше. Ул, укып, хиҗама ясап карады, ләкин кулы ятмады. "Минеке түгел икән бу", - диде соңыннан.

- Ә сез ничек мавыгып киттегез?

- 2008 елны хаҗга баргач, кызыксына башладым. Аллаһы Тәгалә тарафыннан билге булган шикелле тоелды. Башта массажлар ясарга өйрәндем, укыдым, аннары менә ныклап тотындым. Бервакыт хатыным да кулын күтәрә алмас булып авырды. Нинди генә табибларга бармадык, әллә ничә төрле массаж ясаттык. Файдасы булмады. Шуннан соң, хиҗама ясарга булдым. 3 тапкыр ясаганнан соң рәтләнде.

- Хиҗама ысулы белән нинди чирләрне дәвалап була?

- Әлеге ысул белән 72 төрле чирне дәваларга мөмкин. Кан басымы, баш авырту, йөрәк авырулары, инсульт, псориаз кебек киң таралган чирләргә дәва табарга була.

- Кечкенә балаларга ничә яшьтән хиҗама ясарга рөхсәт ителә?

- Әгәр бала авырый икән, ничә яшьтә дә ярый. Элек яңа туган балага да ясый торган булганнар хәтта.

- Хиҗама ясаган өчен ничә сум акча аласыз?

- Билгеләп куйган бәям юк. Күп очракта сәдака формасында бирәләр. Чөнки мохтаҗ, акчасы булмаган авырулар күп. Андый кешедән акча алмыйм, мохтаҗларга бушка ясыйм.

- Авырмаган кеше өчен дә файдасы бармы?

- Әлбәттә, организмны начар каннан чистарту дин ягыннан да фарызга якын гамәл булып санала. Начар кан чыккач, организм яшәреп китә, тән яңа сулыш ала. Авырмаган кеше елына 2-3-4 мәртәбә хиҗама эшләтсә, бик яхшы.

Бу мәкалә традицион булмаган медицина ысулын пропагандалау максатыннан язылмады. Гадәти булмаган дәвалау ысулларын кулланганда табиблар белән киңәшләшү мөһим, чөнки бу сәламәтлегезгә зыян китерергә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100