Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч сабыен яндырып үтергән җиде бала атасын хөкем иттеләр

Хатынын һәм нәни балаларын үтерергә җыенган 26 яшьлек ир фатирга ут төртеп чыгып качкан.

news_top_970_100
Өч сабыен яндырып үтергән җиде бала атасын хөкем иттеләр

Самара өлкәсендә 26 яшьлек Андрей Покровенковка карата суд хөкем карары чыгарды. Аны өч баланы үтерүдә гаепле дип таптылар. Тупланган дәлилләр нигезендә әлеге ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел 14 февральдә кичке ун тирәсендә Самара өлкәсендәге Лозовка авылындагы бер катлы йортның бер фатирында янгын чыга. Янгынны сүндергәндә ике яшьлек малай, дүрт айлык кыз һәм ир бала мәетләре табыла.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, янгын чыккан фатирда җиде кечкенә балалы гаилә яши. Балаларга 4 айдан 12 яшькә кадәр були. Гаилә башлыгы исерек килеш хатыны белән талаша. Ул хатынын һәм балаларын үтерергә җыена. Фатирдагы әйберләргә ут төртә һәм чыгып кача.

Ут капкан фатирда өч бала һәлак була. Ике нәни бала үзе чыгып котыла. Күршеләре хатынны алып чыга. Калган балалар өйдә булмый.

Хәзерге вакытта хатын дүрт нәни баласы белән реабилитация үзәгендә яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100