Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүпрәсез камырдан гөбәдия рецепты

Гөбәдияне беренче тапкыр пешереп карарга теләүчеләр өчен җайлы һәм җиңел рецепт.

news_top_970_100
Чүпрәсез камырдан гөбәдия рецепты
Гөлүзә Василова

Кайбер кешеләр чүпрәле камыр белән мәшәкатьләнергә яратмый. Менә бу рецептны нәкъ алар һәм беренче тапкыр гөбәдия пешереп карарга теләүчеләр өчен тәкъдим итәм. Бу камырны кабартырга да, «ял иттерергә» дә кирәкми, пешкәч камыр авызда эреп китәчәк.

Гөбәдия камыры өчен: 2 йомырка, 120 грамм атланмай яки маргарин, 0,5 стакан сөт, бер чеметем тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы көпшәкләндергеч, он.

Бүлмә температурасында йомшарган майны калган ингредиентлар белән болгатырга, аннары он кушып кулга ябышмый башлаганча камыр басарга. Камыр йомшак булырга тиеш.

Камырны икегә бүләргә, берсе зуррак кисәк, ә өстен каплыйсы камыр кечерәк булырга тиеш.

Эчлек өчен: кызыл эремчек (корт), бүрттерелгән дөге, шикәр комы, йөзем җимеше, атланмай, пешкән йомырка.

Ике төрле йөземне юдым, тастымалга салып кипшеттем. Дөгегә тоз салып бүрттердем, салкын су белән юдым, саркыттым. Дөгегә 4 аш кашыгы үсемлек мае һәм шикәр комы, җимеш салып болгаттым. Күп хуҗабикәләр изелми дип озынча дөге сайлый, әмма ул ашарга «авыр» кебек тоела миңа. Мин гади дөге белән пешерәм, бүрттергәндә аны бераз гына катырак итеп калдырырга кирәк, камыр эчендә ул пешеп бетә, изелми дә.

Табага камыр җәймәсен куям, мул итеп корт җәям, шикәр комы сибәм, кисеп атланмай куеп чыгам (камырда май саркып тору яклы түгелмен, шуңа чама белән салам), аннары эчлекне салам һәм янә сыер маен кисеп өстенә тезеп чыгам, угычтан йомырка уам. Өстенә икенче җәемне ябып, матур итеп бөгеп куярга.

Гөбәдияне үсемлек мае белән майларга. Гөбәдия өстенә сибү өчен 2 аш кашыгы онга, бер бал кашыгы шикәр комы һәм аз гына үсемлек мае салып уалып тора торган катнашма ясарга һәәм өстенә сибәргә.

200 градуска кадәр кызган духовкада «йөзе килгәнче» пешерергә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100