Чүпрәле районында 34 яшьлек хатынны үтерүчене эзлиләр
22 августта югалган Светлана Павлованың мәете Яңа Үби авылыннан 4,8 км ераклыкта басуда табылган.
Яңа Үби авылында яшәгән 34 яшьлек Светлана кичке җидедә өеннән чыгып китә һәм кире кайтмый. Туганнары полициягә мөрәҗәгать итеп, аны эзләүгә керешә, дип яза "Родной край" газетасы.
3 сентябрьдә аның мәете үз авылы янындагы басуда табыла Аның башына һәм күкрәгенә зыян килгән диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. Бу районара тикшерү комитеты "Үтерү" факты буенча җинаять эше ача.
3 сентябрьдә аның мәете үз авылы янындагы басуда табыла Аның башына һәм күкрәгенә зыян килгән диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә. Бу районара тикшерү комитеты "Үтерү" факты буенча җинаять эше ача.