Чүпрәле башлыгы Александр Шадриков: "Татар телен беләм, ул миңа эшемдә кирәк"
Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков туган телләрне өйрәнүгә мөнәсәбәтен әйтте.
- Сез ни өчен татар телен өйрәндегез?
- Мин аны балачактан ук беләм, өйрәнмәдем, минем әти-әниләр Татар Саплыгы дигән татар авылында яшәделәр. Безнең Чүпрәле районы картасын карасагыз, анда торак пунктлар бакча белән бүленә, бер ягы татар авылы, икенче ягы чуваш авылы, андый авыллар бик күп. Әти-әниләр Татар Саплыгы авылында яшәделәр, шуңа күрә мин балачактан ук татар телен беләм, бездә гадәттә чувашлар татарча, татарлар чувашча белә, бездә син татарча беләсең, белмисең дигән бүленеш юк. Авыл елга яки ындырбаш белән бүленә.
- Сезнеңчә, татар телен белергә кирәкме?
- Әлбәттә, белергә кирәк, без беренче чиратта Татарстанда яшибез, безнең дусларыбыз татарлар, туган телдә сөйләшкәч, бөтен кешегә күңелле була. Икенчедән, ул дәүләт теле. Минем ике улым татарча чип-чиста сөйләшәләр. Телне мәктәптә өйрәнәләр, беренчесе мәктәпне бетерде, хәзер икенчесе мәктәптә укый.
- Татар теленең чуваш, рус телләреннән аермалы буларак нинди үзенчәлеге бар?
- Аны бүлеп була дип белмим дә мин. Мин аны кодрәтле тел диям, чөнки кодрәтле милләт теле ул. Һәр милләтне шулай дип атап була торгандыр. Мин әдәби телне белмим, үзгәртсәң, әлбәттә, хаталар чыга, гафу итәрсез, бәлки, мин дөрес сөйләмәгәнмендер. Мин мәктәптә укыганда әдәби телне өйрәнмәдем, телне мин урамда, дуслар белән сөйләшкәндә өйрәндем. Татар телен белү минем өчен бик мөһим, минем балаларымның да татарча белүләрен телим.
- Татар теленең ни өчен кирәге чыга сезгә?
- Минем эштә, мәсәлән, ул кирәк. Мин татар авылларында халык белән очрашканда татарча сөйлим, ә чуваш авылларында чувашча сөйлим, олылар белән сөйләшкәндә дә ул кирәк. Кабатлап әйтәм, бу минем өчен бик мөһим: безнең Чүпрәледә яртылаш татарлар, чувашлар бит, бездә руслар азрак.
- Хәзер үз телен онытучылар бар бит, аларга нәрсә әйтер идегез?
- Телне өйрәнергә кирәк. Әби-бабайлар шул телдә сөйләшкән, ул безгә алардан бирелгән. Һәркем үзенең туган телен белергә тиеш, үткәнне белмәгәннең киләчәге юк диләр бит. Шуңа да туган телне өйрәнергә кирәк дип уйлыйм. Минем улларым чувашча да чип-чиста сөйлиләр, алар туган телне белергә тиеш.
- Тагын бер үтенеч: сез чуваш теленнән берәр мәкаль әйтеп, аны татар теленә тәрҗемә итә алмыйсызмы?
- Туган телне белергә кирәк, безнең әби-бабайлар шул телдә сөйләшкән, без балаларны да өйрәтергә тиеш.
Родной язык обязательно нужно знать, это тот язык, на котором разговоривали наши деды, прадеды, и мы обязаны научить своих детей родному языку.