Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүпрәле башлыгы Александр Шадриков: Безнең өчен иң мөһиме – яңа эш урыннары булдыру

Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында районда 2030 елга исәпләнгән стратегиянең ни рәвешле гамәлгә ашырылуы, кадрларның инвестицияләр белән бәйләнеше, су белән тәэмин итү программасының кайчан төгәлләнәчәге, бизнес өчен перспективалы юнәлешләр, районга укытучылар, табиблар һәм инвесторларны җәлеп итү өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде.

news_top_970_100
Чүпрәле башлыгы Александр Шадриков: Безнең өчен иң мөһиме – яңа эш урыннары булдыру
- Районда 2030 елга исәпләнгән Стратегия ни рәвешле гамәлгә ашырыла? Нинди кыенлыклар бар?

- Безнең өчен әлеге документ – республика күләмендә кабул ителгән төп документ ул. Без әлеге документны Чүпрәле муниципаль районы һәм аның составындагы 19 авыл җирлеге дәрәҗәсендә кабул иттек. Анда без омтылган максатчан күрсәткечләр билгеләнгән. Бу – аны гамәлгә ашыруга йогынты ясый торган билгеле бер тышкы һәм эчке факторларны исәпкә алган «тере» документ.

Әлеге стратегияне кабул иткәндә, барлык 26 муниципаль программаны да тулысынча яңадан карап чыктык, чөнки алар бер-берсенә бәйләнгән. Без төрле тармаклар, мәгариф һәм икътисад, икътисад һәм сәламәтлек саклау, мәгариф һәм сәламәтлек саклау һ.б. арасында үзара бәйләнешләр эзләдек. Башта билгеле бер сораулар туса да, без алар арасында бәйләнешләр таптык, чөнки бер юнәлеш аерым гына үсеш кичерә алмый.

Теләсә кайсы документны гамәлгә ашырганда иң мөһиме – команда үзе. Без квартал саен авыл җирлекләре белән аларның ниләр башкаруын, һәр муниципаль ярдәмче программа яки программаны тикшерәбез. Проблемалар һәрвакыт булган һәм булачак, әмма без аларны хәл итү юлларын табарга тиеш.

- Процесс ничек бара, аңа бәя бирә аласызмы?

- Стратегиядәге иң мөһим якларның берсе – кеше капиталы. Аны ни рәвешле үстерергә мөмкин? Ягъни инвестицияләр җәлеп иткән очракта икътисад ни рәвешле үсеш кичерә ала? Инвесторлар килә, икътисад үсеш кичерә, эш урыннары булдырыла һәм яшь кадрларны җәлеп итү ихтыяҗы барлыкка килә.

Без белем бирү, сәламәтлек саклау, куркынычсызлык, иҗтимагый киңлек һәм инфраструктурага нигезләнеп эш итәбез.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә гамәлгә ашырыла, иң зур фаинанслар таләп итә торган проектларның берсе – район халкын су белән тәэмин итү. Районда мондый проблема әле дә бар һәм ул планлы рәвештә хәл ителә. 4 ел эчендә 234 чакрым суүткәргеч челтәрләр төзелде. Без нинди су эчәбез, сәламәтлегебез дә шундый булачак дигән сүз. Мин моны Президент ярдәмендә хәл ителә торган җитди стратегик проект дип саныйм.

Икенче җитди проект – сәнәгать парклары сафка бастыру буенча федераль максатчан программада катнашуыбыз. Без сәнәгать паркын төзү эшләрен төгәлләдек, хәзер инвесторлар җәлеп итү белән шөгыльләнәбез. Алар яңа эш урыннары булдырачак.



- Кемнәр яңа резидент булды? Аларны җәлеп итүе кыенмы?

- Безнең төбәк һәм муниципаль район якын-тирә субъектлар белән чагыштырганда яхшырак булырга, безгә инвесторлар килергә һәм үз проектларын гамәлгә ашырырга тиеш.

Район сәнәгать паркы Татарстан өстенлекле инвестиция проекты Инвестицион меморандумына керде. Ягъни бездә табышка салым 4,5 процентка диярлек, милеккә салым 22 мәртәбә кимрәк.

Парк 19,1 гектар мәйданны били. Биредә юллар төзелде, су керттек, канализация челтәрләре һәм чистарту корылмалары төзедек. Инвесторлар аның белән кызыксына башлады инде.

Без Рөстәм Миңнехановка башка субъектлар белән элемтәгә керү өчен географик урыныбызны яхшырту проектын тәкъдим иттек. Ул безне хуплады һәм районны М5 трассасы белән тоташтыра торган юл төзедек. Әлеге идея белән Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовка да мөрәҗәгать иттек, ул да безне хуплады. Без ике өлешне тоташтырдык: Ульяновск – үз өлешен, без өлкә чигенә кадәр үз өлешебезне төзедек. Нәтиҗәдә, логистика яхшырды һәм ул теләсә кайсы бизнес өчен дә кызыклы.

- Быел сәнәгать паркында нинди проектлар гамәлгә ашырыла?

- Проект әле файдалануга тапшырыла гына, шулай да резидентлар параллель рәвештә үз объектларын төзи башлады инде. Бүгенге көндә 5 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләгән җитештерү бинасы сафка басты.

Беренче резидент – Мәскәүнең «Формпласт» компаниясе. Ул теркәлү процедурасын узды, 16 миллион сумлык җиһазлар сатып алды һәм полимер эшләнмәләр җитештерә башлады. «Формпласт»ның Россиянең төрле төбәкләрендә компанияләр төркеме бар. Компания комплектлау җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә. Резидент биредә продукция җитештереп, аны Мәскәүгә алып китә. Тагын б юнәлеш – консервлау, капкачлар җитештерү.

- Күләме нинди?

- Әлеге предприятиенең үсеш перспективалары бик зур. Якын көннәрдә ул бер миллион долларлык җиһазларга заказ бирергә ниятли. Предприятиедә кулланыла торган җиһазлар бездә җитештерелми, чит илдән китерелә.

Шул ук вакытта башка резидентлар да барлыкка килә.

- Кемнәр белән килешү төзедегез?

- Мәскәү компаниясе «СтройТехнологии» төзелеш индустриясе кысаларында полимер плитәләр җитештерүне җайга салырга ниятли. Резидентның идеяләре күп.

Тагын бер резидент икенчел чимал эшкәртү белән шөгыльләнә. Ул макулатура, резина эшләнмәләр, пластик эшкәртү буенча үз бинасын төзеп куйды, җиһазларга заказ бирде. Беренче өлеше яңа елга кадәр эшли башлар дип өметләнәбез.

- Инвесторлар кемнәр?

- Ульяновск өлкәсеннән «СтройТехнологии» компаниясе, ә икенчел чимал эшкәртү белән Чүпрәле эшкуары шөгыльләнергә ниятли.

- Белүбезчә, якын киләчәктә районга тагын 21 резидентның килүе көтелә. Тулаем алганда, сәнәгать паркы нинди юнәлештә эшләячәк?

- Биредә бары тик төзелеш технологияләре, полимерлар җитештерү мөмкинлеген караячакбыз. Төрле комплектлау җиһазлары һәм металл конструкцияләр эшләп чыгару да планда бар. Хәзерге вакытта сәнәгать крахмалы җитештерү линиясен булдыру күздә тотыла.

Тулаем алганда, билгеле бер юнәлеш юк. Без резидентлар белән очрашкан вакытта аларга санитар зона хакында сөйлибез, ниләр эшләргә ярый, нәрсә ярамавы турында искәртәбез. Чөнки сәнәгать паркы район үзәге – Иске Чүапәле авылына терәлеп үк тора.



- Районны М5 трассасы белән тоташтыра торган яңа юл төзелгәч, нинди перспективалар ачылды?

- Эшкуарлар трассада юл буе сервисын үстерү белән кызыксына башлады. Автозаправка һәм кунакханә төзергә керештек. Яңа юл салынганчы, бу – перспективалы юнәлеш түгел иде, хәзер исә әлеге өлкәдә җанлану күзәтелә. Бу бит әле яңа эш урыннары да дигән сүз.

- Күршеләрегез көнләшмиме? Сез әлеге эшкуарларны үзегезгә җәлеп итәсез бит.

- Юк, күршеләребез белән бик яхшы аралашабыз. Алар район территориясендә гамәлгә ашырыла торган Президент программалары белән танышырга һәм уңай тәҗрибәне үзләштерергә килә.

Әгәр бергәләп үсеш кичермәсәк, иминлекне кайгыртмасак һәм социаль өлкәдә хезмәттәшлек итмәсәк, киләчәгебез дә булмаячак. Ике арада дусларча, эшлекле мөнәсәбәтләр хөкем сөрә.

- Авыл хуҗалыгында нинди уңышларыгыз бар? Агропарк төзелеше нинди стадиядә?

- Әлеге проект 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла, районның Дуван авылында 473 гектар мәйдандагы җирне муниципаль милеккә күчердек. Президент программасы буенча ясалма сугару корылмасын төзекләндердек.

Барысын да әзерләгәч һәм бу хакта сөйли башлагач, тәүге фермер барлыкка килде. Бүген Альфред Хәйруллинны фермер хуҗалыгын хәрәкәткә китерүче һәм агропаркны үстерүче локомотив дип әйтергә мөмкин. Нәкъ менә ул беренчеләрдән булып кура җиләге утыртты һәм бакча җиләге үстерә башлады. Аннан күреп, башка фермерларда да кызыксыну уянды.

Эшлекле активлык кысаларында район халкы барлык юнәлешләрдә дә эшли – бәрәңге, кишер, башка яшелчәләр үстерә. Агропарк җитештерелгән продукцияне сату һәм сатуга әзерләү урыны булачак.

- Анда нинди культуралар үстереләчәк?

- Сарымсак, суган һәм кәбестә. Моннан тыш, Альфред Хәйруллин 27 гектар мәйданда алмагачлар утыртырга ниятли. Ул берничә төрле сорт алып кайтты, алар бездә үсеп китәрме-юкмы, анысын киләчәк күрсәтер.

- Уңышны кайчанрак көтәргә?

- Ике елдан соң. Алга таба боларның барысын да ничек эшкәртү һәм әлеге кызыклы технологияне гамәлгә ашыру турында уйларга кирәк.

- Калган культураларга килгәндә, тагын ниләр үстереләчәк?

- Инде әйткәнемчә, кәбестә, суган һәм сарымсак. Алга таба рулон газоны чәчеп карарга ниятлибез.

Хәзерге вакытта су алу җайланмасының проекты әзерләнә, киләсе елда ясалма сугару программасына керергә ниятлибез.

- Суны каян алачаксыз?

- Гидротехник корылма төзедек. Җыелган суны файдаланачакбыз. Гидротехник корылмалар элек ясалма сугару өчен төзелгән булган. Бу – бүген дә сакланып калган объектларның берсе. Без аны ремонтладык, алга таба ясалма сугару өчен файдаланачакбыз.

- Болар кайчан әзер булачак?

- Киләсе елда дип уйлыйм. Әгәр программага керсәк, киләсе елда боларның бөтенесен дә төзеп бетерәчәкбез. Бу – шактый катлаулы проект, барысы да акчага килеп терәлә.



- Кеше потенциалы һәм уңайлы мохиткә әйләнеп кайтыйк әле. Бу юнәлештә шактый эш башкарылган. Кайсы проектлар иң уңышлысы булды? Парк һәм скверларны төзекләндерүгә килсәк, бу өлкәдә ниләр эшләнде?

- Стратегияне кабул иткән чагында, иҗтимагый киңлекләрне үстерү төп юнәлешләрнең берсе иде. 2013 елда әлеге юнәлеш белән шөгыльләнә, территорияләрне тәртипкә китерергә керештек. Концепцияне язган чагында, зур игътибар бирергә тиешле төп үсеш нокталарын билгеләдек, аннары Президентыбыз белән бергә иҗтимагый киңлекләр, парклар һәм скверларны үстерү программасы расланды. Дөрестән дә, бу юнәлештә зур эшләр башкарылды.

Безнең районда 18 герой туып үскән. Алар хөрмәтенә Батырлар аллеясы төзергә керештек. Әлеге идеяне якташларыбыз хуплап каршы алды. Җиңүнең 70 еллыгына монумент тулысынча әзер булды. Шуннан соң аналарга бронза һәйкәл куйдык.

Архитектура десанты ярдәмендә, быел кызыклы проектлар гамәлгә ашырдык: парк һәм скверлар төзедек, агачлар утырттык, амфитеатр ясап куйдык, ул элек ташландык урыннарның берсе иде. Җәйге сәхнәдә халык кичләрен җыелып концерт карый ала.

- Киләсе елга нинди планнар бар?

- Читтә яшәүче якташларыбызны, югары уку йортларын тәмамлаган егетләр һәм кызларны үзебезгә җәлеп итү өчен, районда алга таба яңа эш урыннары булдырырга, кеше капиталын үстерүгә басым ясарга ниятлибез. Яхшы кадрлар бар икән, инвестицияләр дә булачак. Районга педагоглар кирәк. Студентлар белән очрашулар үткәрәбез, аларның укуын тәмамлагач безгә кайтуларын телибез.

- Бу өлкәдә ниләр эшләнә?

- Иң катлаулы юнәлешләрнең берсе – сәламәтлек саклау өлкәсе. Табиблар белән тәэмин ителеш буенча күрсәткечләребез бик начар иде. Соңгы өч елда районга 12 табиб эшкә кайтты, аларны яшәү урыннары белән тәэмин иттек.

«Земство табибы» дигән бик яхшы программа бар, ул табибларга субсидия алу мөмкинлеге бирә. Безнең районнан 16 табиб белем ала, аларның укуга тоткан чыгымнарын үзебез күтәрәбез.

Быел мәгариф өлкәсендә шактый нәтиҗәле эшләдек. 2017 елда югары уку йортларын тәмамлаган 29 яшь мөгаллимнең 17сен үзебезгә җәлеп итә алдык. Мин моны яхшы күрсәткеч дип саныйм.

- Тулаем алганда, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә тагын ниләр эшләнә?

- Президент программалары нигезендә авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Төп моментларның берсе – авылда беренчел медицина ярдәме күрсәтү.

Мәгарифкә килгәндә, бу өлкәгә кадрлар җәлеп итәбез.

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча район Балалар иҗат үзәге республикада икенче урынны яулады һәм әле күптән түгел генә бер миллион сумлык грантка ия булды. Алар конкурсларда актив катнаша, чөнки шөгыльләнер өчен менә дигән урын бар.



- Стратегияне гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елда нинди чаралар планлаштырыла?

- Иң мөһим проектларның берсе – район авылларын су белән тәэмин итү. Эш күләме шактый зур, чөнки һәр торак пунктка барып җитәргә кирәк. Бүгенге көндә район халкының 56 проценты су белән тәэмин ителгән.

- Киләчәккә планнарыгыз турында да сөйләгез әле.

- Тагын бер тапкыр кабатлыйм, безнең өчен иң мөһиме – яңа эш урыннары булдыру. 2021 елга сәнәгать паркында 900 кеше эш урыннары белән тәэмин ителәчәк.

Яшьләр эштән яки укудан соң үзләренә шөгыль таба алсын өчен физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү күздә тотыла. Проект расланды инде, комплекс киләсе елда ачылыр дип көтелә.

- Ул кайда урнашачак?

- Физкультура-сәламәтләндерү комплексы 500 урынга исәпләнгән. Анда күрсәтмә чыгышлар оештырырга, спортчылар өчен җан атарга мөмкин булачак. Комплекс район үзәге – Иске Чүпрәле авылындагы техникум территориясендә урнашачак. Анда баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары, тренажер залы булачак.

- 2018 елга тагын ниләр планлаштырыла?

- Киләсе елда авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне җайга салу бурычын куябыз. Хәзерге вакытта инвесторлар җәлеп итү белән шөгыльләнәбез, аралашабыз, үз проектларыбызны тәкъдим итәбез. Тагын бер проект - «Агросәнәгать комплексында продукция эшкәртү».

- Бу җәһәттән ныклы килешү бармы инде?

- Әлегә юк, әмма тиздән булыр дип өметләнәм.

2018 елда гамәлгә ашыру күздә тотылган проектлар шактый. Хәзерге вакытта ел нәтиҗәләре буенча стратегияне яңадан карап чыгабыз. Ниләрне онытканбыз, нәрсәне киләсе елга калдырачакбыз – боларның барысын да җентекләп караячакбыз. Республика күләмендә кабул ителә торган стратегия кысаларында ниндидер төзәтмәләр кертелгән очракта, максат һәм алымнарны яңадан күздән кичерәчәкбез. Һәм, әлбәттә, яңа максатлар барлыкка киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100