news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чүплеккә ташланган йомыркалардан йөзләрчә чеби чыккан - видео

Чебиләр шәһәргә кадәр килеп җиткән.

news_top
Чүплеккә ташланган йомыркалардан йөзләрчә чеби чыккан - видео
Грузиядә кошчылык фабрикасыннан йомыркаларны чүплеккә чыгарып ташлаганнар. Шулардан йөзләрчә чеби чыккан һәм чүплекне тутырган, дип хәбәр итте "Лента". Нәни чебиләр белән видеоны Марнеули шәһәрендә яшәүчеләр Фейсбук челтәренә куйган.

"Бу йомыркаларны бозык дип чыгарып ташлаганнар. Чүплектә шартлар яхшы булып чыккан, ә йомыркалар бик үк бозык та булмаган", - дип сөйләгән шәһәр мэры Тимур Абазов "Нетгазети" җирле басмасына.

Мэр сүзләре буенча, чебиләр шәһәргә кадәр килеп җиткән. Кошчыкларның күбесен Марнеули шәһәре кешеләре үзләренә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар