Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүп яндыру заводы төзелгәч, Осиново халкы Швейцариядәге кебек яши башлаячакмы?

Татарстанда чүп яндыру заводы төзү хокукы алган җәмгыять журналистларның сорауларына җавап бирде.

news_top_970_100
Чүп яндыру заводы төзелгәч, Осиново халкы Швейцариядәге кебек яши башлаячакмы?

Татарстанда чүп яндыру заводы төзү хокукы алган “Ростех” дәүләт коопорациясе составындагы “АГК-1” ҖЧҖ, ниһаять, халыкка рәсми мөрәҗәгать белән чыкты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында җәмгыять вәкилләре журналистларга Татарстанда төзеләчәк чүп яндыру заводы турында сөйләде.

Матбугат конференциясе башланганчы, журналистларны чүп яндыру заводлары турындагы фильм белән таныштырдылар. Аның кыскача эчтәлеген сезгә дә тәкъдим итәбез.

Чит ил заводлары янындагы әкияти тормыш

“Без дөньядагы тулы куәтенә эшли торган берничә чүп яндыру заводын тикшердек. Вена (Австрия), Люцерн (Швейцария), Копенгаген (Дания) һәм Мәскәүдәге заводларны карадык”, – дип телгә килде экран. - Мондый заводлар илнең башка мегаполисларында да эшли. Әйтергә кирәк, алар хәтта шәһәр үзәкләрендә, мэрия, опера театрлары янында урнашкан.

Дания башкаласы Роскилледан 30 минут ераклыкта урнашкан мондый завод инде бишенче ел эшли. 20 мең квдарат метрлы заводта нибары 20 оператор. Чүп эшкәртү процесслары максималь дәрәҗәдә автоматлашкан.

Венадагы завод шәһәрнең иң күп сәяхәт кыла торган 10 бинасы исемлегенә керә. Ул шәһәрнең төрле районыннан күренә. Монда чүп-чардан акча эшләргә күптән өйрәнгәннәр. Предприятиеләр шәһәрнең иҗтимагый һәм мәдәни киңлегенә әйләнгән. Һәрбер чүп яндыру заводы ул әле электр станциясе дә.

Люцернадагы завод целлюлоз-кәгазь заводының өзлексез эшен тәэмин итә.

Роскилледәге завод чүпне яндырып кына калмый, ә шул ук вакытта электр энергиясе һәм кайнар су эшләп чыгара. Әлеге чимал 50 чакрым радиустагы йортларны тәэмин итү өчен җитә. Завод тәрәзәсендә нинди ут януыннан халык андагы процессларны белеп тора. Әйтик, кызыл ут – аның тулы куәтенә эшләвен күрсәтә.

Копенгагендагы чүп яндыру заводы шул ук вакытта спорт объекты да булып тора. Аның түбәсенә чаңгы комплексы төзелгән.

Европада инде берничә ел дәвамында чүп-чар ягалар, ә Россиядә мондый заводлар белән һаман әле халыкны куркытып киләләр, - дип дәвам итә экрандагы билгесез зат. - Россиядә шундый биш завод төзелергә тиеш. Аның дүртесе – Мәскәү өлкәсендә, берсе – Татарстанда.

“Мәскәү заводлары янында яшәүчеләр янәшәдә генә чүп януын белми дә”

Экрандагы “лирик герой” журналистларны Мәскүнең Подольск курсантлары урамында урнаштырган чүп яндыру заводы белән дә таныштырды.

Якындагы йортларга заводтан 500 метр ара. Дөрес, ул Швейцариядәге кебек заманча түгел, әмма монда кайбер мәскәүлеләр үзләренең чүп яндыру заводы янында яшәвен күз алдына да китерми, имеш. Шулай да әлеге завод Мәскәү өлкәсенең Чехов районында урнашкан Кулаков полигына караганда өч тапкырга күбрәк чүп кабул итә, имеш. Ул туфракны пычратмый, исләр таратмый һәм атмосферага чыгармалар да бирми, имеш. Аның каравы, электр энергиясе бүлә. Мәскәү заводында турбина көче 11 гигабайт. Ул 20 мең фатирны җылытырга җитә.

Мәскәүдә барлык чүп ташучы машиналарны ГЛОНАСС системасына күчерергә уйлыйлар. Әгәр чүп ташучы машина башка маршрутка күчсә, датчиклар аның ят җиргә баруын шундук хәбәр итә.

Чүп яндыру заводының миченә көн саен ут ягарга кирәкми. Аны бер генә тапкыр ягалар. Аннан соң ул чүпне һава ярдәмендә генә яндыра. Нефть та, газ да кирәкми.

Чүп яндыру заводлары ничек эшли соң?

Заводка килгән һәр машина ике тапкыр үлчәүгә баса. Берсе – кергәндә, икенчесе чыкканда. Шулай иткәндә контейнерга кергән чүпнең күләмен төгәл белергә мөмкин булачак. Территориягә керүче һәр йөк машинасының аерым штрих-коды бар. Ул сканер аша укыла. Машина кергәндә үк, система аның нинди компаниянеке булуын һәм нинди чүп алып килүен беләчәк.

Йөк машианалары алып килгән чүп-чар зур бункерга эләгә. Моннан исә краннар аны яну өчен казаннарга сала. Янганнан калган шлакны төзелеш эшләрендә кулланалар. Ә газ өске өлешкә күтәрелеп, зарарсызландырыла. Аннан соң бу пар тагын берничә чистарту стадиясе аша үтә. Ә торба аша зарарсыз пар булып чыга. Шуңа күрә урамга берничек тә чүп исе чыкмый.

Предприятиеләр көненә 2,5 мең тонна чүп эшкәртергә сәләтле. Чүп 1200 градуста яна.

Бер заводка – ике оператор

Заводларның идарә пунктлары ел әйләнәсе, тәүлегенә 24 сәгать эшли. Сменада ике кеше. Барлык система белән шушы ике оператор идарә итә. Чистарту эшенә оператор, бик теләсә дә, кысыла алмый, монда бөтен нәрсә автоматлашкан. Барлык мәгълүмат операторларда гына калмый, ә күзәтчелек органнарына җибәрелә. Чистарту системасын вакытында чистартмасаң, компьютер эшне туктата. Һәм иң соңгы момент: заводның өчтән бер өлешен фильтрлар алып тора. Алар тузанны йота, кислородтан зарарлы матдәләрне һәм авыр металл калдыкларын җыя.

Фильм тәмамлану белән “АГК-1” ҖЧҖ генераль директоры Игорь Тимофеев телгә килде. “Люцернадагы заводта мин берничә тапкыр булдым һәм әле фильм караганда шундый фикергә килдем. Завод янында, чыннан да, шәһәр үзәгенә караганда, сулавы җиңелрәк. 100 процент”, – диде.


   Чүп яндыру заводына кагылышты төп 10 факт:

1. Чүп яндыру заводлары “Чиста ил” исемле федераль программа нигезендә төзелә. Аның дүртесе – Мәскәү өлкәсендә һәм берсе Татарстанда булачак. Мәскәү өлкәсендәге ике завод 2021 ахырында кулланылышка тапшырылачак. Калган икесе һәм Татарстандагысы 2022 ел ахырында эшли башлар дип көтелә.

2. Дүрт завод төзелеше 150 млрд сумга төшәчәк. Проектның яртысын – банклар, яртысын акционерлар финанслаячак. Мәскәү өлкәсендәге заводлар төзелеше бер-берсе - 30 млрд сумга төшә. Безнеке чүт кенә арзанрак – 28 млрд сум.

3. Татарстандагы чүп яндыру заводы урыны инде тәгаенләнгән дияргә була. Ул - Яшел Үзән районының Осиново бистәсе янында булачак. Бу хакта Тимофеев әфәнде үзе әйтте. “Чүп яндыру заводы төзү өчен администрация берничә мәйданчыкны караган иде. Әмма әлеге урын иң кулае булып чыкты. Журналистларның: “Димәк, чүп яндыру заводы Осиновода төзеләчәк дигән карар кабул ителгән?” дигән соравына Игорь Тимофеев:

 “Әйе, мәйданчык бүгенге көндә кулланылышка тапшырылган”, - дип җаваплады.

4. Заводның Осиновода төзелүе берничә факторга бәйле. “Беренчедән, заводка чүп Казан, Яшел Үзән һәм Татарстанның көнбатыш районнарыннан киләчәк. Димәк, бу – урта нокта. Икенчедән, әлеге урын федераль трассаларга якын. Өченчедән, электр челтәрләре, су канализацияләре дә якында урнашкан. Чүп килү ташкыны һәм инженер коммуникацияләре җәһәтеннән Осиново – завод төзү өчен иң яхшы урын”, – диде Тимофеев.

5. Завод төзеләсе мәйдан 10 гектарны тәшкил итә. Тимофеев сүзләренчә, аның янына башка бер нәрсә дә төзелмәячәк. “Бүген җир кишәрлеген бер категориядән икенче категориягә күчерү эшләре бара”, – диде завод төзисе оешманың генераль директоры. Журналистларның: “Әгәр җирне күчерү расланмаса?” дигән соравына каршы ул көлеп кенә куйды.

6. Татарстандагы чүп яндыру заводы елына 550 мең тонна чүп-чар эшкәртә ала. Аны эшкәрткәндә 55 мегаватт электр энергиясе бүленеп чыга.

7. Заводта бары тик янучан калдыклар гына яндырыла. Моның өчен чүп-чарны сортларга аерачаклар. Заводка терекөмешле лампа һәм батареялар, аккумуляторлар кертмәү катгый контрольгә алыначак. Шулай ук радиациягә каршы контроль дә оештырылачак, - “АГК-1” ҖЧҖнең экология һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Елена Ямщикова.



8. Чүп заводына уңайлы булсын өчен, Татарстанда көнкүреш калдыкларын шулай ук сортларга бүләчәкләр.“Республикада чүп-чарны җыю һәм аны сортларга бүлү буенча төбәк операторы билгеләнәчәк. Ул чүпне сортларга бүлүче станцияләр төзи”, – диде Тимофеев.

Чүп-чарны сортларга бүлүдә җәмәгатьчелек тә тырышлык куярга тиеш. Әйтик, һәр кеше көнкүреш калдыкларын полигоннардагы махсус контейнерларга салырга тиеш була.

Ул шулай ук чүп-чарны сортларга бүлүче оешманың бурычларын да атады. “Алар менә шул без сайлап салган чүп-чарны араларга тиеш. Эшкәртелергә мөмкин чүпләр – эшкәртүгә, ә икенчел эшкәртелүгә яраксызлары чүп яндыру заводларына озатылачак”, – диде Игорь Тимофеев.

9. Чүп янганда һавага диоксин бүленә дип куркырга кирәкми, ди экспертлар. Заводта чүп 1200 градуста яна. Ә диоксин 900 градуста тарала.

10. Игорь Тимофеев сүзләренчә, завод йогынтысы бина яныннан 300 метрдан соң ук булмаячак. Халык бу уңайдан хафаланырга тиеш түгел. Халык дигәннән, завод төзү буенча халык фикере дә исәпкә алыначак. Тимофеев сүзләренчә, җәмәгатьчелек белән фикер алышулар май ахыры – июнь башында булачак. Экологик яктан барлык документлар әзерләнеп беткәч.

Чүп яндыру заводын ничек кенә мактап күрсәтсәләр дә, Татарстан халкын ничек кенә күндерергә тырышсалар да, бигрәк тә вакыйга үзәгендәге Осиново бистәсе халкы моңа теше-тырнагы белән каршы. Җәмәгатьчелек әлеге дә баягы заводның һаваны пычратуыннын курка. Заводтан качып котылыр өчен, күченеп китәр иде – койрык бозда. Биредәге яңа микрорайонда яшәүчеләрнең барысы да яшьләр һәм 90 проценты ипотека түли. Шуңа күрә Осиново халкы бүген саескан хәлендә. Башын алса – койрыгы, койрыгын алса – башы ябыша.

P.S. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чүп яндыру заводы төзелеше буенча республика халкын хафаланмаска чакырды. “Хәзер бездә чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе буенча фикер алышу бара. Аны һаваны пычратачак объект димәкче булалар. Ничек алай булсын инде?! Без бит, киресенчә, чүпне үтильләштерү буенча заманча завод төзергә телибез”, - дип белдерде мартта Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия делегациясе составында Токиога барганнарын һәм анда читтә түгел, ә шәһәрнең үзендә 21 чүп яндыру заводы булуын әйтте. Президент анда экологик вазгыять яхшырак булуын, һавага бүлеп чыгарылучы зарарлы матдәләр булмавын билгеләп узган иде.

3 апрель көнне Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова: “Президентның позициясе ачык: җәмәгатьчелек белән киңәйтелгән фикер алышу булмыйча һәм тиешле экспертизаларның,  шул исәптән халыкара экспертларның да уңай нәтиҗәсен алмыйча, завод төзелеше турында карар кабул ителмәячәк”, - дип белдерде.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100