Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чүп - электр энергиясе һәм чисталык: чит илләр тәҗрибәсе

Чүп яндыру заводлары дөньядагы күп илләргә чүп-чар проблемасын хәл итәргә, өстәмә рәвештә җылылык һәм электр энергиясе алырга ярдәм итә. Мондый чүп яндыру заводлары кеше өчен зыянлы түгел, ә кайдадыр алар хәтта туристлар өчен популяр истәлекле урыннар булып та тора.

news_top_970_100
Чүп - электр энергиясе һәм чисталык: чит илләр тәҗрибәсе

Дания: Чаңгы шуа торган тау рәвешендәге чүп яндыру заводы

Дания Корольлеге экология нормаларын саклау буенча кырыс таләпләре һәм гүзәл архитектурасы белән данлыклы. Шуңа күрә Копенгагенның тарихи үзәге янындагы Amager Bakke чүп яндыру заводы чүпне сыйфатлы итеп утилизацияләүдән тыш, үзенчәлекле тышкы кыяфәте белән дә аерылып тора . Җәен ул яшел бакчага әверелсә, кышын чаңгы шуа торган тау була.

Швейцария: Альп таулары янында чүп яндыру

Швейцария мәйданы Татарстанныкына караганда кечерәк булса да, монда инде 30 чүп яндыру заводы эшли. Аларның берсе Альп таулары янында урнашкан Люцернда. Анда калдыклар 1-1,2 мең C температурада яндырыла. Ә мондый температурада бөтен нәрсә, хәтта чүп янган вакытта барлыкка килә торган зарарлы химик кушылмалар, мәсәлән диоксиннар да янып бетә.

Завод атмосферага аз күләмдә генә азот бүлеп чыгара, әмма транспорт һәм башка предприятиеләр бүлеп чыгарган зыянлы матдәләр моңа караганда шактый күбрәк.

Франция: чүп яндыру заводы биргән җылылык белән Мона Лиза җылына

Франциядә берничә чүп яндыру заводы шәһәр тирәсендә урнашкан һәм әлеге «мәхәббәт шәһәрен» җылытырга ярдәм итә. Париждагы өч заводта чүп яндырганнан чыккан энергия 300 мең йорт хуҗалыгын җылытырга җитә. Сүз уңаеннан, җылылыкны бер өлеше Лувр музеена да эләгә һәм андагы дөнья мәдәнияте шедеврларын җылыта.

Япония: мәктәп укучылары өчен экскурсияләр оештыра торган завод

Япониянең Осака шәһәрендәге «Майшима» чүп яндыру заводы 2002 елда эшли башлый һәм тыштан карап торганда ул Венадагы чүп яндыру заводына охшаган. Предприятие туристлар өчен ачык, анда япон укучыларына экскурсияләр оештырыла. Завод тулысынча чүп яндырудан барлыкка килгән электр энергиясенә эшли, ә суынган көлне ясалма утраулар өчен фундамент буларак кулланалар.

Финляндия: Санта-Клаус ватанындагы чүп яндыру комплексы

Финляндиядә тугыз чүп яндыру комплексы эшли. Аларның иң зурысы булган Vantaan Energia заводы Вантаа шәһәрендә урнашкан. Предприятие елына якынча 340 мең тонна чүп утилизацияләргә мөмкинлек бирә. Калган шлакларны юллар төзү өчен тоталар, ә көлен цемент һәм бетон белән бутап, су үтми торган полигоннарда күмәләр.

Австрия: танылган архитектордан чүп яндыру заводы дизайны

Вена чүп яндыру заводы калдыклар проблемасын гына хәл итеп калмыйча, туристлар өчен магнит та булды. Шпиттелау заводы Австриянең танылган архитекторы Хундертвассер проекты буенча 1989 елда төзелгән. Ул диварларны мозаика белән каплауны һәм һаваны чистарта торган фильтрларны гаять зур алтын шарлар белән яшерүне уйлап тапкан.

Татарстан: немец галимнәре заводның экологик куркынычсызлыгын бәяләячәк

Татарстанда чүп яндыру заводы төзер алдыннан, аның проектын Германия экспертлары бәяләячәк. Татарстан Президенты шундый фәрман бирде. Сүз уңаеннан, завод проекты Идел буе федераль округы буенча Росприроднадзор Департаментында дәүләт экология экспертизасы узды инде.

Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге завод проектының СанПиН таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Моннан тыш, проект Россия Главгосэкспертизасының уңай бәяләмәсен алды.

Чүп яндыру заводыннан һәм заманча технологияләрдән башка республика белән нәрсә булачагы турында «Интертат» электрон газетасында укыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100