Чүп багына нәрсәне ташларга ярый, нәрсәне ярамый?
Безнең өй янындагы контейнер мәйданчыгы тирәсендә айлар буе иске диваннар, унитазлар тора, иске покрышкалар аунап ята. Аларны беркем дә алып китми. Ни өчен? Ә дачада моннан да яманрак – чүп багын агач ботаклары һәм үлән белән тутыралар. Калдыклар белән эш итүнең ниндидер кагыйдәләре бармы?
Эксперт җавабы
«Гадәти чүп баклары иске җиһазлар, төзелеш материаллары һәм үсемлек калдыклары кабул итү өчен җайлаштырылмаган. Әмма кайбер кешеләр, кагыйдәләрне бозып (1998 елның 24 маенда кабул ителгән Федераль закон), зур күләмле калдыкларны чыгарып ташлавын дәвам итә, - дип җавап бирде «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарә компаниясе матбугат сәркатибе Нияз Хәбибрахманов "АиФ" Казан газетасына. - Унитазлар һәм покрышкалар каты көнкүреш калдыгы саналмый, андый калдыкларны махсус пунктларга тапшыралар.
Диван һәм башка мебельгә килгәндә, болары каты көнкүреш калдыкларына керә, алар өчен аерым норматив булдырылган, идарә компаниясенә махсус гариза тапшырырга кирәк. Үсемлек калдыклары турында әйткәндә, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен алар нормативка кертелмәгән, ә шәхси йортларда яшәүчеләр өчен кертелгән».
Тиздән закон бозучыларны РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2.3нче маддәсе (калдыкларны утильләштергән вакытта әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү) буенча административ җаваплылыкка тартачаклар. Гражданнар өчен штрафның күләме – 1000-2000, вазифаи затлар өчен 10 000-30 000 сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта штраф түләтү өчен кемнәргә (төбәк операторы, идарә компаниясе яки торак милекчеләре ширкәте, административ-техник инспеция һ.б.) вәкаләт бирү мәсьәләсе хәл ителә.
Йорт янындагы чүп багына нәрсәләр ташларга ярамый:
предприятиеләрнең сәнәгать калдыклары;
төзелеш калдыклары (бетон, кирпеч, торак бүлмәләрне сүткәннән соң калган материаллар һ.б.);
люминесцент, составында терекөмеш булган лампалар;
нефть калдыклары;
кургаштан ясалган, автомобиль аккумуляторлары һәм батареялары;
мотор, трансформатор майлары;
шиннар;
агач калдыклары, үлән.