news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч машина бәрелешеп, биш кеше үлгән фаҗига мизгеле видеога эләккән

Бер машинада баручы ике олы кеше, өч бала һәлак булган.

news_top
Өч машина бәрелешеп, биш кеше үлгән фаҗига мизгеле видеога эләккән
1 сентябрьдә Самара өлкәсендәге Исаклинский районында М5 “Урал” федераль трассасында куркыныч юл һәлакәте булган. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итте.

“Тойота” автомобилен йөртүче идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан. Ул каршыдан килүче “Вольво” фурасына бәрелүдән кача алмаган. Бәрелгәннән соң, “Тойота” машинасы кырыйга киткән, аңа “Митсубици” машинасы килеп бәрелгән. Шуларга тагын бер “Тойота” килеп кергән.

“Митсубици” машинасыннан бу фаҗигане видеога төшереп барганнар.



Җирле матбугат чаралары төбәктәге Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, биш кеше һәлак булган. Каршыга чыккан машинадагы 52 яшьлек ир-ат, 55 яшьлек хатын-кыз, 14 яшьлек малай, 14 һәм 7 яшьлек ике кызлар урында үлгән, диелгән “Вести” каналы хәбәрендә.



Моннан тыш, йөк машинасы белән идарә иткән кешене, тагын бер машина йөртүчене дә хастаханәгә озатканнар.

Фаҗига буенча җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр сәбәпләрен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар