Чүлмәктә пешкән шулпалы аш
«Татар халык ашлары» китабыннан чүлмәктә пешкән шулпалы аш рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: ит — 500 г, бәрәңге — 500–650 г, кишер — 150 г, башлы суган — 170 г, шулпа — 1200 мл, кыздыру өчен үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.
Эш барышы: Итне, шакмаклап турап, аз гына кыздырып алабыз. Бу — чүлмәктәге шулпа үтә күренмәле булсын өчен кирәк. Суган белән кишерне ваклап турап, аерым савытта кыздырабыз. Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап турыйбыз.
Чүлмәккә ит, бәрәңге, суган белән кишер кыздырмасын катлап салабыз. Тоз, борыч сибеп, шулпа яисә су өстибез. Өстен ябып, 1 сәгатькә якын мичтә пешерәбез.
Теләгән кеше шулпаны азрак та сала ала.
Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.