Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Шәрипҗанованы ире белән түшәктә яткан фотосы өчен тәнкыйтьлиләр

Җырчы шул рәвешчә ирен туган көне белән котлаган.

news_top_970_100
Гөлназ Шәрипҗанованы ире белән түшәктә яткан фотосы өчен тәнкыйтьлиләр

Айгөл Бариеваның Лилия Муллагалиева белән караватта яткан фотолары гауга чыгарган иде. Гөлназ Шәрипҗанова да шундый ук эпатаж адымга барган. Ул ирен туган көне белән Инстаграмда котлап: "Хәтерлисеңме, нәкъ шулай башланган иде безнең гаилә тормышы. 22 яшьлек, яшь егет идең, хезер инде син яраткан әтиебез, минем гөмерлеккә сөйгән ярым - СИН. Артка юл юк, балалар уртак, кредит/ипотека уртак, никахлашу турындагы таныклыкны күптән яшереп куйдым", - дип язып куйган.

"Аны матур гына итеп котлап булмый микәнни? Бу артистлар берсеннән берсе уздыра. Ахырзаман".

"Махсус куялар бит инде алар бу фотоларны, без язышсын өчен, онытмыйк тагын аларны".

"Ярар инде, ике хатын-кыз кочаклашып төшу түгел. Түзәбез. Моннан яхшырак фотолары юк күрәсең".

"Ну китте колаулар. Юрган астын гына калды төшереп куясы. Балалар анысын да эшләмәс дип әйтеп булмас, ата-анасыннан уздыра яшьләр. Аллаһ үзе гафу итсен".

"Булдырасыз, молодцы, үз агуларын чәчүчеләр агуларына каплансыннар!"

"Бәхетле булыгыз, исән-сау булыгыз, балаларыгыз куандырып торсыннар, бай hәм тату яшәгез!"

"Болай матур итеп түшәктә яткач, өченчесен дә көтәбез".

"Әйдәгез, ничек ... да күрсәтегез, порнуха таратып яталар, тьфү", - дип язалар укучылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 декабрь 2023
    Исемсез
    Артыгын кылана инде кыланчык жырлаганда да эллэ нинди кыланышлар курсэтэ голназ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100