Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч кыз әнисе, блогер Лилия Галиәхмәтова дүртенчегә малай тели?

Өч кыз әнисе, блогер Лилия Галиәхмәтова дүртенчегә малай тели?

news_top_970_100
Өч кыз әнисе, блогер Лилия Галиәхмәтова дүртенчегә малай тели?
Инстаграмда иң җанлы блогларның берсен алып баручы Лилия Галиәхмәтова дүрт ай элек өченче кыз әнисе булды. Инстаграм укучыларын ул йөклелеге серләре һәм бала үстерү үзенчәлекләре белән таныштырып бара.

Чираттагы фотосын ул йөклелек чорында төшкәнен куйган.

"Сезгә ничектер, ә мин үлеп яратам шушы фотоны! 3нче йөклелек белән төшкән бердән бер фото бу. Безгә 37 атна да 1 көн.

Ә хәзер инде кызчыгыбызга 4 ай, сөбханалла!

Көн озын бакчада яттык бүген! Җыештырдык, чаптык, кистек, түктек, казыдык, тырмаладык, сиптек, чәчтек, утырттык. Һәм шушы тамашага баланы кыстырып әни чыккан да әйтә: "Мә, тотыгыз балагызны! Бөтен эшемне тоткарлый бу - сыер савылмаган, ашарыма пешмәгән! Мә-гееез!"

Күршедә бәрәңге чүпләп утыручы Рузалия апа да көлеп куйды.

Ильнар әнигә: "Өйрәнә тор, тиздән Саматны да алып кайтабыз!"ди.

Әнинең нидер әйтәм дип ачылган авызы шулкөе ачылып калды.

Шунда Рузалия апа кабат: "Самат дигәнең Самия булып куйса, нишләрсең?! ди. Аптырап тормады тегесе дә: "Әбинең кызлар карауга опыт зууууур, анысын да үстереп бирер!" ди", - дип сөйләгән Лилия.

Сезгә ничектер, ә мин үлеп яратам шушы фотоны! 3нче йөклелек белән төшкән бердән бер фото бу☺️ Безгә 37 атна да 1 көн Сезнең йөкле вакытта төшкән фотосурәтләр бармы? Бик күңелле бит аларны соңыннан карап утыру... Шуңа да, мөмкинлегегез булса, йөкле әниләр, ясатып калырга ашыгыгыз

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100