Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч кыз һәм дүрт малай укый торган шәхси татар мәктәбе: «Хыялыбыз — аерым бина табу»

«Безнең мәктәп» — татар телендә белем бирә торган түләүле белем йорты. Ул быел гына ачылды. Беренче сыйныфка быел 7 бала атлап кергән. Мәктәпкә нинди балалар эләгә ала? Түләүле мәктәпнең киләчәге булырмы? Болар хакында «Безнең мәктәп» җитәкчесе Ләйсән Солтанова «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

news_top_970_100
Өч кыз һәм дүрт малай укый торган шәхси татар мәктәбе: «Хыялыбыз — аерым бина табу»
Михаил Захаров

«Безнең мәктәп»кә эләгүнең беренче шарты — татар телен белү»

Казанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр күп. «Безнең мәктәп» алардан кайсы ягы белән аерыла?

Безнең мәктәптә балаларга шәхси мөнәсәбәт беренче планда тора. Баланы яратабыз, кабул итәбез. Шулай ук без әдәп-әхлак һәм баланың шәхес буларак үсүенә, мәктәпкә килүеннән алып, өенә кайтып китүенә кадәр игътибарны юнәлтәбез. Шунысы бар — кызлар һәм малайлар бездә аерым укый, чөнки алар мәгълүматны төрлечә кабул итә. Малайлар белән дәрескә кереп киткәнче бераз вакыт кирәк, ә кызлар мәгълүматны шунда ук кабул итә башлый.

Гади мәктәпләрдәге белем бирү системасы кызлар өчен җайлаштырылган, шуңа да малайларга мәктәпләрдә уку авыррак. Без бу үзенчәлекне исәпкә алдык. Малайларга күбрәк көндәшлек, нәтиҗә, ә кызларга процесс кирәкле. Теманы үзләштергән очракта да, дәреснең структурасы аерыла. Катнаш класста укыткан укытучылар моның файдасын һәм нәтиҗәлелеген сизә. Шулай итеп, бездә өч кыз һәм дүрт малай укый.

«Безнең мәктәп»кә эләгүнең беренче шарты — татар телен белү һәм гаиләдә татарча сөйләшүче булу. Әгәр дә татарча сөйләшмәүче ата-ана баласын безнең мәктәпкә бирергә тели икән, укырга авыр булачак. Гаиләдә татарча аралашмагач, баланың татар телен өйрәнүе бик шикле.

Баланың әзер булу-булмавына нейродиагностика үткәрәбез, шул рәвешле, аның мәктәпкә керү өчен җитлеккәнлеген яисә өлгереп җитмәгәнлеген ачыклыйбыз.

Балаларның татар телен белү дәрәҗәсе исәпкә алынамы?

Әлбәттә, чөнки математика, рус теле һәм укудан кала, барлык дәресләр татар телендә генә бара. Бала татар телен белми икән, аңа барлык мәгълүматны үзләштерү кыен булачак.

Ни өчен математика рус телендә?

Баланың татар телендә дә, рус телендә дә фикер йөртә белүе югалмаска тиеш дип саныйбыз. Ике тел дә бертигез дәрәҗәдә барсын өчен, математиканы рус телендә калдырдык. Үз чиратында, балага БДИ бирергә җиңел булыр дип уйлыйм.

Балаларны кабул иткәнсез, уку процессы бара. Күзаллаган максатларга ирешеп булдымы, бәя бирә аласызмы?

Укуның беренче ае тәмамланганнан соң, әти-әниләрдән: «Балабызда үзгәрешләр күрдек, өйгә кайтып, шуны-шуны сөйли, әйтә», — дигән фикер ишеттек. Атна саен Казан шәһәре буенча «Минем Казаным» дигән экскурсияләр бара, балалар шәһәр белән таныша, кызыксынып, төрле әйберләр өйрәнә һәм әти-әниләренә хис-кичерешләрен сөйлиләр. Укытучылар да балаларга ияләшеп бетте.

Укытучыларга килгәндә, аларны нинди принципка нигезләнеп кабул иттегез? Ничек сынап карадыгыз?

«Безнең мәктәп»нең кадрларын формалаштырган вакытта, бер яңа укытучы да алмадык. Моңа кадәр «Сабыйлар» балалар бакчасында эшләгән, үзләрен күрсәткән һәм тәҗрибәсе булган укытучыларны чакырдык, ягъни монда эшләгән укытучылар - яңа кешеләр түгел, без тулысынча ышанган шәхесләр алар.

Беренче сыйныф белән генә чикләнәчәксезме?

Төп хыялыбыз — башлангыч белем бирү мәктәбе өчен бина табып, анда тулаем белем бирү мәктәбен башлап җибәрү. Хәзерге вакытта безнең шартларга туры килгән бина эзлибез.

«Татар мәгарифе дәүләт яисә шәһәр дәрәҗәсенә күтәрелсә, башка тизлек белән барыр иде»

«Безнең мәктәп»тә белем бирү татар телендә булгач, шундый сорау туа: бала мәктәпне тәмамлаганда Бердәм дәүләт имтиханын бирә алырмы? БДИны татар телендә бирү өчен мөмкинлек туармы?

БДИны татар телендә бирүчеләр бик аз икәнен беләм. Хәзерге вакытта максатыбыз — башлангыч белем бирүне тулаем оештырып җибәрү. 11 класстан торган мәктәп булырмы, юкмы — анысы бездән генә тормый, ул зур мәсьәлә. Минемчә, татар телендә имтихан бирү-бирмәү һәр кешенең үзеннән тора. Әгәр дә аның тырышлыгы булса, рус телле мохиттә укып та, аны бирә алыр дип уйлыйм. Без үзебездән торганны барысын да эшләргә тырышабыз.

Белем дәрәҗәсенә килгәндә, укытучыларыгыз балаларны БДИ бирерлек дәрәҗәгә кадәр җиткерә алырмы?

Дәрәҗәсе хакында вакыт кына күрсәтер, чөнки хәзер бөтен нәрсә зур тизлек белән үзгәреп тора.

Татар телендә белем бирүче мәктәпләр киләчәктә шәхси кулларга гына калмасмы?

Күпкырлы сорау. Татар мәгарифе, татар уку-укыту мәсьәләләре катлаулы. Шәхси кулларга гына калган очракта, бу эш, минемчә, акрын тизлектә барыр. Дөресен әйткәндә, дәүләт яисә шәһәр дәрәҗәсенә күтәрелсә, башка тизлек белән барыр иде. «Адымнар» полилингваль мәктәбенең дә бер максаты — татар теленең кулланылышын рус теле дәрәҗәсенә кадәр күтәреп, бер үк статус бирү.

Шәхси кулга калган очракта, нәрсә буласын әйтә алмыйм. Алай булуын теләмәс идем. Бу — милләтебез үсешенең бер баскычы. Татар теле шәхси кулларга гына кала икән, аның киләчәге авыр булыр дип уйлыйм.

Татар телле мәктәпләргә ихтыяҗ булыр микән соң?

«Безнең мәктәп»не ачуыбыз ихтыяҗга бәйле иде. «Сабыйлар» балалар бакчасына йөргән балаларның ата-аналары аның фәлсәфәсен дәвам иткән мәктәп булуын теләде. Ихтыяҗ бар, укырга теләгән һәм әдәп-әхлакка игътибар иткән ата-аналар артты. Аларга «Адымнар» мәктәбенең ачылуы да зур мөмкинлекләр тудырды.

Без балаларның кешелекле булып үсүен телибез, шуңа да алар белән яхшы һәм начарның нәрсә икәне, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту турында әңгәмәләр алып барабыз. Безнең өчен ул баланың шәхес буларак формалашуында зур роль уйный.

Татар яшьләренең чит ил культурасына иярү күренеше таралды. Ни өчен шулай?

Әгәр дә кеше үзенең телен, нигезен белә икән, чит культурага иярү, минемчә, начар әйбер түгел. Әмма монда баланс булырга тиеш. Чит ил ягына гына төшеп китә икән, бу — куркыныч. Без бөтенләй ачык, мәгълүмат мәйданы шулкадәр киң һәм аннан бөтен кеше файдалана ала. Баланы шушы мәгълүматтан куллана белергә генә өйрәтергә кирәк.

Баланың мәгълүмат дөньясында югалып калмавы, беренче чиратта, укытучыдан һәм әти-әнидән тора. Балага дөрес юнәлеш балалар бакчасыннан ук салына.

Татар мәгарифе торышын ничек күзаллыйсыз?

Минемчә, алга таба өметләр зурдан. Пессимистик рухка биреләсе килми. Яхшы белемле, татар теленә йөрәген, җанын биреп эшләүчеләр булган очракта, бу эш югалмаячак. Татар мәгарифенең үсешенә ышанам.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100