news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч кешенең үлеменә китергән һәлакәт корбаннарын таксистлар колоннасы озата барган - видео

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә таксистлар коточкыч һәлакәттә үлгән коллегаларын соңгы юлга озатты.

news_top
Өч кешенең үлеменә китергән һәлакәт корбаннарын таксистлар колоннасы озата барган - видео
Җомга көнне Башкортстанның Стәрлетемак шәһәрендә өч кешенең үлеменә китергән зур һәлакәт була. 41 яшьлек ир идарә иткән"Мазда", зур тизлектә барганда идарәне югалта һәм янәшә полосадан барган "Форд"ка бәрелә. Бу бәрелешүдән ул каршы полосага чыгып, такси - "Лада Калина" белән маңгайга маңгай бәрелешә. 

"Лада Калина" рулендәге 59 яшьлек таксист ханым һәм аның 28 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак була. "Мазда" йөртүченең исерек булганлыгын ачыклана, ул ашыгыч ярдәм каретасында үлә.

Таксистны соңгы юлга озатырга шәһәрдәге барлык таксистлар чыккан, дип хәбәр итә gorobzor.ru сайты. Таксистлар коллегаларын колоннага тезелеп озаталар. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар