news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч кеше һәлак булган коточкыч авария мизгеле видеога эләккән

Иномарка каршы як полосага чыгуы нәтиҗәсендә килеп чыккан һәлакәттә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән.

news_top
Өч кеше һәлак булган коточкыч авария мизгеле видеога эләккән
Җомга, 13 июль, кичендә Мәскәү янындагы трассада коточкыч юл һәлакәте булган. Урында ук өч кеше үлгән. Бу турыда "Вести" телеканалы хәбәр итте.

Һәлакәтнең шаһиты булган кеше машинасындагы видеорегистратор фаҗига мизгелен видеога төшереп алган.

    

 "Митсубиси" машинасы зур тизлектән каршы як полосага чыгып, алдагы машинаны уза башлаган. Иномарка йөртүче бу маневрны тыя торган билге күрсәтмәләрен үтәмәгән.

Берничә мизгел эчендә иномарка каршыдан килүче "Лада" га бәрелгән. "Лада" бәрелешүдән качарга теләп, уңга каерып та караган булган. Ләкин юл кагыйдәсен бозган "Митсубиси" да шул якка киткән.

Һәлакәттә өч кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар