Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәкчәк рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан чәкчәк рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Чәкчәк рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: Камыр өчен: йомырка – 6 данә, он – 500 г, чәй содасы – 1 г. Сироп өчен: бал – 100 г, шикәр комы – 30 г, кыздыру өчен үсемлек мае яки сары май

Эш барышы: 6 йомыркага (камыр йомшак бул­сын өчен, 2 йомырка һәм 4 йомырка сарысы алына) чәй содасы өстәп болгатабыз, он салып, токмач камырыннан йомшаграк итеп камыр басабыз. Өстенә плён­ка каплап, 15–20 минут тотабыз.

Камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, һәрберсен токмачка караганда калынрак итеп (2 мм) җәябез. Җәймәләрдән 3–4 см киңлектәге тасмалар кисеп алып, аларны токмачка караганда бераз эрерәк итеп турыйбыз. Кайнап торган сары майга (яки үсемлек маена) салып, саргылт төскә кергәнче кыздырабыз. Токмачлар сынмаска, формасын югалтмаска тиеш. Кыздырылган токмачларга бал агызып, сак кына болгатабыз. Табынга чыгару өчен, чәк-чәккә төрле формалар (ромб, пирамида, конус, шарчык һ. б.) бирергә була. Сироп әзерләү: балга шикәр комы кушып, аерым савытта берөзлек­сез болгата-болгата кайнатабыз. Шырпыга бер тамчы бал алып, аннан агып төшкән бал суынгач сына торган булса, сироп әзер. Икенче төрле ысул да бар: 

кайнап торган массаны, балкашык очына алып, салкын суга тамызабыз. Масса, җәелеп китмичә, шарга әйләнсә, бал әзер дигән сүз. Балны озак кайнатырга ярамый, чөнки көеп, каралып китеп, чәкчәкнең тәмен бозуы бар.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100