Чәкчәк (рецепт)
Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан чәкчәк рецептын тәкъдим итәбез.
![Чәкчәк (рецепт)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/4/21/23c5603e986f26582cae1da8e21d74819c83b361fcb18c319d680cec4c4e.jpg)
Камыр өчен: 5 йомырка һәм тагын 5 йомырканың сарысы, 1 бал калагы көпшәкләндергеч, чама белән он.
Йомыркаларны бергә салып миксер белән 10-15 минут күпертергә, масса 2-3 тапкыр арта, көпшәкләндергеч салырга, онны иләп әз-әзләп салып йомшак камыр басарга. Аннары камырны 15-20 минут ял иттерергә. Соңыннан җәем җәяргә, тасмалар кисеп вак-вак төшләргә бүләргә.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/489245f511b2d2b80986a305de4f3d46103d20e7efdeed2d79a4aea657ce.jpg)
Төшләрне иләккә салып онын иләргә, уртача кызган үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче болгата-болгата пешерергә. Икенче партияне салганчы майны бераз суытырга, юкса, төшләр ярылып китәргә мөмкин.
Сироп өчен: 0,5 кг шикәр комын 350 грамм бал белән кайнатырга. Сиропның өлгергәнлеген салкын суга салып белергә, әзер булса шарчыкланырга тиеш, ә җәелеп китсә, әзер түгел дигән сүз.
Төшләргә сироп салып болгатырга, өеп куярга һәм матур итеп бизәргә мөмкин.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/fe43d6a0ac7494502be589ec0512dfb1d6a62df09013a44b7b014f47c3a0.jpg)
Чәйләрегез тәмле булсын!
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/97c092dd813ae57ec58ecdad7b0fa454a0223f1890d1a0eb4658fc8f0cab.jpg)