Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч көннән соң үлде»: Чибәркүл шәһәрендә әнисе белән кызы бер-бер артлы үлеп киткән

49 яшьлек Светлана исемле хатын былтыр апрельдә бронхит белән авырый, аннары аның 24 яшьлек кызы да чирли башлый.

news_top_970_100
«Өч көннән соң үлде»: Чибәркүл шәһәрендә әнисе белән кызы бер-бер артлы үлеп киткән
https://pixabay.com/

Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә анасы һәм кызы бер-бер артлы вафат булган. Кызы анасы үлгәннән соң, өч көн узгач авырый башлаган һәм ул да үлгән. Өлкә хастаханәсендә «Һөнәри вазифаларны башкарганда саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Әлегә беркемгә дә гаеп белдерелмәгән. Бу турыда Чиләбе өлкәсенең «Первый областной» сайты хәбәр итте.

«Җинаять эше ачылды, тикшерү бара, тиешле медицина экспертизалары билгеләнде», — дип аңлаткан Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе, юстиция полковнигы Владимир Шишков.

Биредәге матбугат чаралары мәгълүматы буенча, 49 яшьлек Светлана исемле хатын былтыр апрельдә бронхит белән авырый башлый. Ул хастаханәгә ятудан баш тарта. Хастаханәдә эшләүче хатын өйдә үзе дәвалана. Ул күршедәге хастаханәләрнең берсендә лаборант булып эшли. Берничә көннән аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә китерәләр, реанимациягә салалар. Ләкин табиблар бу хатынның гомерен саклап кала алмый.

Өч көннән соң бу хатынның 24 яшьлек кызы да авырый башлый. Виктория исемле кызга пневмония диагнозы куялар. Ул да хастаханәгә ятудан баш тарта. Соңрак аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә китерәләр, ләкин коткарып кала алмыйлар. Кыз вафат була.

Мәрхүмәләрнең туганнары бик зур кайгыда, алар фаҗигадә гаепле кешеләрне ачыкларга тели, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100