Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч көн элек әнисе үлде». Чаллыда билгеле укытучы әнисен дә җирли алмыйча вафат

Укытучының да, аның әнисенең дә үпкәләре зарарланган булган.

news_top_970_100
«Өч көн элек әнисе үлде». Чаллыда билгеле укытучы әнисен дә җирли алмыйча вафат
Владимир Васильев

Чаллыдагы инфекцион хастаханәдә кичә 61 яшьлек Ләйлә Габдуллина вафат булган. Ул Чаллыда ТИСБИ университеты директорының тәрбия һәм профориентация буенча урынбасары иде. Ләйлә Габдуллина озак еллар КФУның Чаллы институтында да эшләгән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Мәрхүмә гаиләсе белән якыннан аралашкан, СПИД-үзәкнең элеккеге баш табибы Галимҗан Зарипов сүзләренчә, Ләйлә Батухановнаны хастаханәгә 10 июньдә салганнар. КТ аның үпкәләренең 35 проценты зарарлануын күрсәткән, сатурациясе 90 булган.

Укытучы хатын үзе хастаханәдә яткан чакта, шушы ук хастаханәдә өч көн дәваланганнан соң, аның әнисе вафат булган. Әнисенең үпкәләре 8 процентка зарарланган. Ләйлә Габдуллина әнисен җирләргә бара алмаган.

«Кичә, 20 июньдә, бик яхшы кеше, хезмәттәшебез Габдуллина Ләйлә Батухановна вафат булды. Якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз», — дигәннәр ТИСБИда.

Ләйлә Габдуллинаны бүген «Тәүбә» мәчетендә соңгы юлга озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100