news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чөгендер яфрагыннан кәтлит рецепты

Чөгендер безнең эрага кадәр 4 гасырда ук билгеле яшелчә икән. Россиягә ул 10 гасырда килеп керә. Башта ризык өчен аның яфрагы гына кулланыла, ә чөгендерен медицина өлкәсендә генә файдаланалар. Без исә аның чөгендерен өстен күрәбез. Күбебез яфрагының күпкә файдалырак икәнен белми дә. Витаминнарга, микроэлементларга бай яфраклардан кәтлит ясарга ашыгыгыз. Яфраклар яшь вакытта тәмлерәк була. 

news_top
Чөгендер яфрагыннан кәтлит рецепты
Кәтлит өчен:  чөгендер яфрагы, 1 баш суган, ике йомырка, тоз, борыч, 2 аш кашыгы он. 

Чөгендер яфрагы җыясыз да, су белән чайкап алып турыйсыз.


Ингредиентларны бергә кушып болгатырга кирәк. Калак ярдәмендә кәтлит формалаштырып, майда ике яклап кыздырып аласыз. 

Сөт өсте белән бик тәмле, бик туклыклы, файдалы. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар