news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чөгендер һәм сельдь балыгыннан кабымлык рецепты

Тозлы балык яратучылар бу кабымлыкны ошатачак.

news_top
Чөгендер һәм сельдь балыгыннан кабымлык рецепты
https://www.instagram.com/iliuza__ramilevna/

Әлеге кабымлыкны ясау өчен ипи, сельдь балыгы, кызыл чөгендер, сарымсак, майонез кирәк, ә бизәү өчен — петрушка яки укроп.

Үзегез яраткан ипине теләгән формада кисәргә һәм майланган табада ике ягын да кыздырып алырга.

Сельдь балыгын чистартып, телемнәргә кисәргә яки әзер филе сатып алырга мөмкин.

Кызыл чөгендерне пешерергә, угычтан уарга, шунда ук сарымсак сытарга һәм майонез белән болгатырга.

Ипигә чөгендер салатын ягарга, сельдь кисәге куярга, яшеллек белән бизәргә һәм табынга чыгарырга.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар