Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч ел элек әтисе урлап киткән баланы әнисенә кайтарганнар

Өч ел элек әтисе урлап киткән баланы әнисенә кайтарганнар

news_top_970_100
Өч ел элек әтисе урлап киткән баланы әнисенә кайтарганнар
Өч ел ярым элек Мәскәүдә әтисе урлап киткән малайны әнисе янына кайтарганнар. Ир белән хатын аерылышкач, атасы улын урлаган. Россия Тикшерү комитеты "үтерү" турында җинаять эше дә ачкан булган. Бәхеткә, бала исән-сау килеш табылган. Аның анасы белән очрашу мизгелен "Вести" каналы күрсәтте.


2015 елның ноябрендә 2 яшьлек малай югала. Бу вакытта аның әтисе белән әнисе аерылышып йөри. Суд карары буенча, малай анасы янында калырга тиеш була. Малайны соңгы тапкыр атасы белән поликлиникада күрәләр. Шуннан соң ир дә, бала да югала.

Баласын урлаган ир-атны өч ел ярым эзлиләр. Аның барлык автомобильләрен дә күзәтәләр, туганнарын берничә тапкыр сораштыралар. Малайга федераль эзләү игълан итәләр. Шулай итеп аны чит илгә алып чыгып китүдән сакламакчы булалар. Тик бу чара нәтиҗә бирми.

Атаның банк карталарындагы хисабын тикшереп тору ир-атның эзенә төшәргә ярдәм итә. Быел апрельдә аны тоталар. Бала югалганнан бирле ата да, бала да Мәскәүдән чыгып та китмәгән.

Баланы анасына кайтаралар. Ул инде шактый үскән. "Мин әти белән килдем. Моңа кадәр әби белән өйдә идем. Минем температурам бар. Без хәзер видео төшерәбез. Мин әтигә дә әйтәсем килгән иде", - дип сөйләнә бала. Ул үзен урланган бала кебек тә тотмый.

Баласын урлаган атаны исә якын арада ата булу хокукыннан мәхрүм итәләр, яки бу хокукларын чиклиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100