Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч ел эчендә 20 тапкыр юл кагыйдәсен бозган күп балалы ана балаларын рульгә утырта һәм шуны видеога төшерә

Чаллыда яшәүче күпбалалы ананың кечкенә сабыен кулына тотып машина йөртүен тасвирлаган видео социаль челтәрләрне “шартлатты”. Берничә сәгать эчендә генә дә аның шәхси битендә бу видеоны 66 мең тапкыр караганнар. Ә аны федераль телевидение каналларның күрсәтүен һәм мессенджерларда таралуын да исәпкә алсаң, аудиториясен санау хәзер бик авыр...

news_top_970_100
Өч ел эчендә 20 тапкыр юл кагыйдәсен бозган күп балалы ана балаларын рульгә утырта һәм шуны видеога төшерә

Күпчелек кеше видеода күргәннәрдән бик гаҗәпләнгән.

“Очсызлы хайп өчен ничек инде баланың сәламәтлеген куркыныч астына куярга була?” – дип сорау бирә социаль челтәр кулланучылары.

Ә 28 яшьлек Агина Алтынбаева ялган битләрдән утыручыларның дүрт баланы тәрбияләү алымнары һәм шартлары өчен үзен гаепләргә хаклары юк дип саный.

“Кечкенә генә авария булса да, баланы мендәр үтерәчәк?

Социаль челтәрләрне айкап чыккан роликта күренгәнчә, Агина Алтынбаева чит ил машинасы руленә утыра, бер кулы белән рульне тота. Ә икенче кулында ике айлык сабый. Салонда музыка акыруга карамастан, бала йоклый. Һәм бу, әлбәттә, һич кенә дә бишек җырына охшамаган.

Видеода әлеге хатын күкрәк баласын махсус утыргычта түгел, ә тезләрендә йөртүен аңлата. Аның сүзләренчә, бу баласын тудыру аңа рухи яктан бик авыр бирелгән. Һәм ул баласын бик ярата, аннан бер мизгелгә дә аерыла алмый.

Аның сәхифәсендә бу видеоязма якынча 500 комментарий җыйган. Кешеләр үз фикерләрен белдерергә кыенсынмаган, хәер Агина да шул ук рухта җавап кайтарган. Ләкин аның гамәлләренә шактый аек бәяләмә бирүчеләр дә булган.

“Сезнең өчен закон язылмаганмы әллә? Үзегезне дә, баланы һәм юлдагы башка кешеләрне да куркыныч астына куясыз. Мондый видеоны юлда түгел, ә өйдә яздырып булмый микәнни?”, - дип сорау биргән бер укучы.

“Олы кеше болай эшләмәс иде. Сез бит ана кеше һәм үзегез өчен генә җаваплы түгел. Аллага шөкер, барысы да яхшы булган, ә булмаса? Мәсәлән, Германиядә сезнең белән инде опека органнары кызыксына башлар иде һәм, ихтимал, балаларыгызны тартып алырлар иде. Башны тиешенчә кулланырга кирәк”, - дип язган икенче язылучы.

“Әгәр кечкенә авария килеп чыкса да, баланы мендәр белән үтерәчәк. Яки бала мендәр ролендә булачак инде. Тамчы гына булса да иминлек турында уйларга кирәк”, - дип язган бер комментатор.

“Минем кебек мондый “хәсрәт-шоферлар” аз түгел”

Алтынбаеваның сәхифәсенә урнаштырылган башка видеоларны да кызып-кызып тикшергәннәр. Анда әни кеше олы улын рульгә утырта. Хәрәкәт вакытында бала үзенә ярдәм итмәвен сорый, ә әнисе аны рульне күптән җибәрдем инде дип тынычландыра.

Агинаның «Пока город спит, ДПС сон ваш хранит» җыры астында сәгатенә 180 км тизлек белән чит ил машинасында йөрүен төшергән видеодан соң, аңа тагын да ачулырак фикерләр килә.

Видеога комментарий: “Үзем машина йөртә башлаганнан бирле, юл аркылы ипләбрәк чыга башладым. Шәһәр буйлап чабучы, минем кебек тизлек яратучы “хәсрәт-шоферлар” җитәрлек бит”.

Сүз уңаеннан, аның дуамаллыгы автоинспекторлар игътибарыннан да читтә калмый. Бу хакта 178 км тизлек белән йөргән өчен һәм машинасын бер сәгатькә газонда калдырган өчен килгән штраф кәгазьләре раслый. Штрафларын түләргә әни кеше балалары белән бара.

“Балаларымның нянялары бар, улым бары тик бишле билгеләренә генә укый”

“Татар-информ” хәбәрчесе Агина Алтынбаева белән элемтәгә керде. Һәм балалары катнашындагы бу экстримның аңа ни өчен кирәклеген ачыкларга тырышты.

Агина сүзләренчә, видео төшерелгән көнне ул кечкенә Тимерлан белән хастаханәгә планлы медосмотрга барган булган. Сак кына, бөтен куркынычларны исәпкә алып, бу юлдан 50 км тизлек белән барган.

“Кайвакыт кагыйдәләрне бозам, әмма беркайчан да балаларымны куркыныч астына куймаячакмын”, - дип сөйләде Агина.

Ханым балаларының әтиләре белән аерылышуын, улларын үзе генә тәрбияләвен дә әйтте. Тик алар каралган, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, ә әниләре булмаганда малайларны няня карый. Агинаның автомобильләр прокаты буенча үз бизнесы бар. Ул инде аны күп еллар алып бара. Ул башка төр бизнес юнәлешләрне дә эшли, ягъни үзе әйтүе буенча, “үсәргә” тырыша.

Улларын тәрбияләүдә экстремаль алымнарга килгәндә, Агина монда криминал булырдай берни дә күрми. Шулай итеп ул әтиләре булмауны тутырырга теләвен аңлатты. Әтиләре машина белән дә таныштыра алыр иде, тирга да алып бара алыр иде.

Агина балаларын чын хатын-кызларча иркәләвен дә әйтте. Алар уенчыкларга да, күңел ачуларга да кытлык кичерми. Улының укуын да игътибар белән күзәтә. Улы аны бишлеләр һәм грамоталар белән сөендерә.

“Кемнәр миңа соцзащита һәм опека белән янаган, алданмасыннар – опека органнарының миңа шелтәсе юк һәм була да алмый!”, - диде Алтынбаева.

Агина әйтүенчә, социаль челтәр кулланучыларыннан соңгы тәүлектә “ишелгән” агрессия аның кәефен бер дә бозмаган.

“Бездә балаларын махсус утыргычта йөртмәүчеләр юкмы әллә? Бер мин генә шундыймы? Статистиканы карагыз һәм андыйларның аз түгеллеген күрерсез! Миңа ташланучылар арасында да шундый ук хокук бозучылар бардыр әле. Ләкин үз күзеңдәге бүрәнә күренми инде ул”, - дип гаҗәпләнә Агина.

“ЮХИДИда аның туганнары юк”

Автоинспекция бу шау-шудан читтә калмады һәм күкрәк баласы белән машина йөрткән өчен Агинаны җаваплылыкка тартты.

“Хатын-кыз берничә көн элек социаль челтәрләргә урнаштырган видеороликны өйрәнеп, хокук сакчылары машина йөртүчене ачыклады. Соңгы өч елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ул 20 тапкыр, шул исәптән балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен дә җаваплылыкка тартылган булган”, – диделәр полициядә.

Соңгы тапкырларында машина йөртүче ханымны балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, каешларны эләктермичә машина йөрткән, регламентка туры килмәгән тонировка, шулай ук иминият полисы булмаган өчен җаваплылыкка тартканнар.

Социаль челтәр кулланучыларының Алтынбаеваның инспекциядә туганы эшли, шуңа күрә ул юлда артыгын кылана дигән фикерен Чаллы автоинспекөиясендә кире кактылар.

“Алтынбаеваның туганнары һәм якыннарыннан беркем дә ЮХИДИда эшләми”, - диделәр инспекциядә.

Ел башыннан алып, Чаллыда төрле юл-транспорт фаҗигаләрендә алты кечкенә пассажир зыян күргән.

“Ләкин бу балалар каеш эләктермичә утырган яки аларның әти-әниләре кагыйдә бозган дигән сүз түгел. Балалар булган машиналарга кагыйдә бозучылар бәрелгән очраклар да бар”, - дип аңлаттылар ЮХИДИ хезмәтендә.

Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу статистикасына килгәндә, балалар өчен махсус утыргычны кулланмау яки аның булмавы өчен, 210 кешегә протокол төзелгән, диделәр инспекциядә.

“Күкрәк баласын кулга тотып машина йөртүне бернинди статистика да аклый алмый”, - диделәр полициядә.

Ташлап калдырылган кыз һәм эскалатордагы шнур

28 яшьлек Агина Алтынбаеваның җәнҗаллы хәлләргә эләгү таланты бар.

2015 елда Марий Элдан килгән Оксана Горшунова авыру баласын Агина Алтынбаеваның өендә калдыра һәм Мәскәүгә эшкә китә. Әнисе озак вакыт хәбәргә чыкмау сәбәпле, Агина баланы табибларга тапшыра. Ташланган бала турында федераль матбугат чаралары да кызыксынды. Бер телешоу авторлары ике хатынны да тапшыруда катнашу өчен Беренче каналга чакыралар.

Тапшыруны яздырган вакытта Оксана үзенең Агина белән күптән таныш булуын сөйли. Янәсе, Алтынбаева аның белән бергә трассада фахишә булып эшләгән. Соңыннан аның сутенеры булып киткән һәм легаль булмаган бизнестан кергән акчаны үзенә тапшырып баруны таләп итә башлаган. Ханымнар студиядә хәтта сугышып та китте.

Тапшыру эфирга чыкканнан соң, Агина судка шикаять тапшыра. Анда ул Оксана Горшуновадан сүзләрен кире кагуын, гафу үтенүен, шулай ук мораль зыянга компенсация дә таләп итә.

Суд эше озакка сузыла. Чаллыда Алтынбаевның шикаятен кабул итмиләр. Җавап бирүченең теркәлү адресы буенча – Марий Элның Волжск шәһәренә тапшырырга кушалар. Волжск суды Агина Алтынбаеваның шикаятен хуплый һәм 50 мең сум мораль компенсация билгели. Оксана Горшунова Татарстаннан китә. Ул кызы белән Краснодар өлкәсенә күчеп киткән.

2017 елда Алтынбаева янәдән җәнҗал үзәгенә эләгә. Гадәттән тыш хәл “Омега” сәүдә үзәгендә килеп чыга. Ул вакытта аның дүрт яшьлек улының аягы эскалатор механизмына кысылып кала. Нәтиҗәдә сөяге тайган, табаны яраланган һәм тырналган бала хастаханәгә эләгә.

Күрәсең, мондый җәнҗаллы хәлләр Алтынбаеваны җәлеп итә.

Штраф алганнан соң һәм җәмәгатьчелек тарафыннан гаепләнгәннән соң, ул тагын видео яздырган. Анда ул үзен өнәп бетермәүчеләргә кискен җавап кайтара.

Бу юлы ул улын өендә калдырган һәм пассажир урынына утырып каешын эләктергән. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләренә тиз реакцияләре өчен рәхмәт әйткән. Тик элеккечә экстрималь йөрүне яратуын әйтә. Һәм балалар тәрбияләүдә үз киңәшләре белән тыкшынмауларын сорый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100