Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч ел балабыз булмады»: Чәчкә кызына ни өчен Весна дип исем кушканын әйтте

Хәзер бәбигә өч яшь тә алты ай булды инде.

news_top_970_100
«Өч ел балабыз булмады»: Чәчкә кызына ни өчен Весна дип исем кушканын әйтте
Расих Фәсхетдинов

Җырчы Чәчкә кызына Весна дип исем кушкан иде. Аны тәнкыйтьләүчеләр шактый булды. Хәзер җырчы бу сүзләргә нокта куярга тели. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

«Кызым Веснага өч яшь тә алты ай. Менә инде өч ел да алты ай буена миңа интернетта кайбер кешеләр төрле тәнкыйть сүзләре яза. «Исеммени ул?», «Рус исеме кушкансың, татар исеме беткәнме әллә?», «Бестолковые родители», «Тилеме әллә син?», «Балаңа мәктәптә авыр булачак», «Балаң бу исем белән бәхетле булмаячак» һ.б.

Туктагыз! Сез Аллаһ Тәгаләдән узып, ничек шундый сүз яза аласыз соң? Кеше турында юньләп бернәрсә дә белмичә, нахак сүзләр яудыру дөресме соң?

Мин 28 яшемдә кияүгә чыктым. Тормыш иптәшем Ирек белән тормыш итә башладык. Бергә концертлар куеп, банкетлар эшли идек. Бар да яхшы. Ләкин балабыз юк. Баштарак ул сизелмәде, чаптык та чаптык. Эш аты кебек үзем рульдә, үзем концертлар куям, ирем оештыра, туй-юбилейларны бергә алып барабыз. Ә күңел буш, эчемдә нидер җитми.

Чын хатын-кыз, ана булып камилләшмәвем минем йөрәгемне үтә әрнетә иде. «Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда», - дип юкка гына язмаганнар бит.

Болай да ярама тоз салучылар күп булды. Алар инде якын кешеләр — туганнар, таныш-белешләр. «Бәби юкмы соң әле?», «Картаясың бит, бала кирәк», «Табибка барып күренегез».

Әлегә юк, дип әйтә идем. Ә эчтән ничек үксегәнемне белсәгез. Күпме төннәр мендәргә елап уздырганымны беркем белми бит. Аллаһтан ялварып-ялварып сорый идем. Ирем гел тынычландыра иде. «Балабыз булмаса да, ярар, син минем кызым булырсың», - дип шаяртып, күңелне күтәрергә тырыша иде.

Өч ел балабыз булмады. Өч елдан тест ике сызык күрсәтте. Ышанмадым!

Авырга узганымны белгәч, артык сөенергә куркып йөрдем. Шуннан минем бәхетле көннәрем башланды.

2016 елның август аенда кызым дөньяга килде. Хисләремнең ничек ташып акканын сүз белән генә әйтеп аңлата алмыйм. Рәхмәт Раббыма!

Весна дип, ирем белән алдан сөйләшеп куйган исемне бирдем. Ни өчен Весна, диярсез. Чөнки шушы балам — минем язым, хатын-кыз буларак чәчәк аттырган җимешем, мине яшәрткән һәм яшәткән иң зур бәхетем!

Бала тудыру йортыннан чыгып бераз вакыт үткәч, мәчеткә барып исем куштырдык — чын мөселман исемен! Тик ул исемне мин, иң якын кешеләремнән кала, бер кешегә дә әйтмәдем. Әйтмәячәкмен дә! Минем моңа, әни кеше буларак, хакым бар дип уйлыйм. Калган барлык кешеләр өчен кызымның бары Весна исеме белән генә калуын теләдем, күз тимәсенгә дә яхшы булыр дидем.

Барысын да аңлаешлы итеп яздым, дип уйлыйм. Миңа, гаиләмә, балама карата бүтән андый теләсә нинди начар комментарийлар язуыгызны туктатыгыз! Миннән курыкмасагыз, Аллаhтан куркыгыз!

Арагызда, бәлки, мине аңлаучылар да булыр, рәхмәт сезгә. Барыбызның да балалары сау-сәламәт, бәхетле-тәүфыйклы булсын иде. Балалары булмаудан үзәкләре өзелгән хатын-кызларга мин чын күңелемнән ана булу бәхетен телим. Иншаллаh! Үз вакыты белән булыр барысы да. Өметегезне өзмәгез», — дип яза җырчы.

Чәчкәнең инстадуслары сәламәтлек һәм бәхет тели. Арада берәү тагын исемгә күчеп, «Язгөл ди кушсагыз да ярый», - ди. Тик башкалар аны туктата, Чәчкәнең сүзләрен хуплыйлар. «Дөрес язгансың», - диләр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

‼️«БУ ТЕМАГА НОКТА КУЯМ»‼️ Кызым Веснага оч яшь тэ 6 ай. Менэ инде 3 ел да 6 ай буена мина интернетта кайбер кешелэр торле тэнкыйть сузлэре язалар. Мэсьэлэн: "Исем мени ул", "Урыс исеме кушкансын, татар исеме беткэнме эллэ", " Бестолковые родители", " Тилеме эллэ син?", " Балана мэктэптэ авыр булачак", " Балан бу исем белэн бэхетле булмаячак".. h.б.ш. СТОП! Сез Аллаh Тэгалэдэн узып ничек шундый сузлэр яза аласыз сон??? Кеше турында, юньлэп бернэрсэ дэ белмичэ, нахак сузлэр яудыру доресме икэн? Мин 28 яшемдэ кияугэ чыктым. Тормыш иптэшем Ирек белэн тормыш итэ башладык, бергэ концертлар куеп, банкетлар эшли идек. Бар да яхшы. Лэкин... балабыз юк иде. Баштарак ул сизелмэде, чаптык та чаптык. "Рабочая лошадь" кебек узем рульда, узем концертлар куям, ирем оештыра, туй-юбилейларны бергэ алып барабыз.... Э кунел буш, эчемдэ нидер житми. Чын хатын-кыз, АНА булып камиллэшмэвем минем йорэгемне утэ дэ эрнетэ иде. "Хатын-кызнын ботен матурлыгы, ботен курке АНА булуда" диеп юкка гына язмаганнар бит. Болай да сызлаган ярама тоз салучылар куп булды. Алар инде ин якын кешелэр - туганнар, таныш-белешлэр. " Бэби юкмы сон эле?", "Картаясын бит, бала кирэк", " Врачка барып куренегез", " Нишлэп хаман балагыз юкмыни?"... ... "Элегэ юк ".. диеп кенэ эйтэ идем. Э эштэн ничек уксегэнемне белсэгез !.... Купме коннэр-тоннэр мендэргэ елап уздырганымны беркем белми бит. Аллаhтан ялварып-ялварып сорый идем... Ирем гел тынычландыра иде: "Балабыз булмаса да, ярар, син минем кызым булырсын", -диеп шаяртып кунелне кутэрергэ тырыша иде. 3 ел балабыз булмады. Оч елдан сон тест 2 сызык курсэтте. ЫШАНМАДЫМ! Авырга узганымны белгэч, артык соенергэ дэ куркып йордем. Шуннан минем ин бэхетле коннэрем башланды! 2016 елнын август аенда кызым доньяга килде. Хислэремнен ничек ташып акканын суз белэн генэ эйтеп анлата алмыйм. Рэхмэт Раббыма! ВЕСНА , диеп , ирем белэн алдан сойлэшеп куйган исемне бирдем. Ни очен Весна, диярсез. Чонки шушы балам - минем ЯЗЫМ, хатын-кыз буларак чэчэк аттырган жимешем, мине яшэрткэн хэм яшэткэн ин зур бэхетем! Роддомнан чыгып бераз вакыт уткэч, мэчеткэ барып исем куштырдык - чын МОСЕЛМАН исемен! ???ПРОДОЛЖЕНИЕ В КОММЕНТАРИЯХ???

Публикация от ЧЭЧКЭ (@chachka_liliya)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100