Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч егет Казан урамнары буйлап машина түбәсенә утырып йөргән - видео

Өч егет Казан урамнары буйлап машина түбәсенә утырып йөргән - видео

news_top_970_100
Өч егет Казан урамнары буйлап машина түбәсенә утырып йөргән - видео
Казан урамнары буйлап машина түбәсенә утырып йөргән өч егеткә штраф салганнар. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Казан Юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Егетләрнең әлеге гамәлләре сурәтләнгән видео шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә таралды. Алар "Лада" машинасы түбәсенә утырып Вишневский урамы буйлап баралар. 



"Эзләү чараларыннан соң, әлеге машинаның хуҗасы кем булуы ачыкланды. Ул - Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат. Бу кеше видео төшерелгән көнне Вишневский урамы буйлап барган машина белән идарә итүен кире кага", - дип сөйләделәр полициядә.

Соңрак ачыкланганча, әлеге машина шушы ук көнне Җиңү проспекты буйлап та йөргән, бу юлда да шундый ук кагыйдә бозылган.

Машина йөртүчегә дә, аның пассажирына карата да административ хокук бозу турында протокол төзелгән. Хәзер бу егетләргә штраф түлисе була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100