news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчтарашханәдә коронавирус ияртмәс өчен нишләргә?

Ир-атларга сакал-мыек, хатын-кызларга пилинглар ясатмый тору хәерле.

news_top
Чәчтарашханәдә коронавирус ияртмәс өчен нишләргә?
Илнар Төхбәтов

Чәчтарашханәгә барып, авыру ияртеп кайтмас өчен сак булырга кирәк. Бу турыда югары категорияле табиб Лариса Алексеева «Звезда» каналына сөйләгән.

Чәч кистерергә барганда битне ачудан сакланыгыз. Шуңа күрә бары тик кисү һәм прическа ясау гына хәерле. 

Табиб сүзләренчә, йөзгә ясала торган процедураларны эшләтми торырга кирәк. Ир-атларга сакал-мыек кистермичә, хатын-кызларга төрле маскалар, пилинглар һәм инъекцияләр ясатмыйча торырга киңәш ителә.

Парикмахер белән клиент арасында бик якын контакт булу сәбәпле, коронавирус йоктыру куркыныч бар, дип кисәтә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар