Чәчне ничек юсаң дөрес була?
Әлеге ысулны кулланганда, баш тиресе кипшеп китәргә мөмкин.
Парикмахерлар чәч юар өчен киңәшләр биргән. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы язды.
Чәчләр озак вакыт чиста һәм матур булып калсын дисәгез, аларны ике тапкыр юарга кирәк. Бу ысулны даими куллана башлауга, яхшы нәтиҗәләрне үзегез күрерсез.
Чәчне ике тапкыр юганда, баш тиресе яхшырак чистара. Чәчләр терелеп китә.
Беренче тапкыр чайкаганда шампунь башта җыелган тире маен, тузанны һәм пычракны юып төшерә. Шампуньне икенче тапкыр сөрткәндә, пычракларның калдыклары да юылып бетә.
Бу ысулны кулланганда, баш тиресе кипшеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә бальзам яки маска сөртеп куярга онытмагыз.